Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Матур төргәкләр эчендә нинди ризык яшерелгән?

Бүген кибетләрдә нинди генә төр ризык сатылмый. Теләгәнеңне ал да рәхәтләнеп аша. Тик матур төргәкләр эчендә нинди ризык яшерелгәнен белү бик авыр эш.

Чөнки азык-төлек базарында хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Чын белән ялганын ачыклар өчен, бу эшкә җаваплы белгечләр төрле тикшерү уздырырга мәҗбүр. Алар күңелне тынычландырырга бик атлыгып тормый, киштәләрдә ялган ризыклар очрый. Алданасы килмәгән­нәр, табигый ризыклар алу өчен, авылларга махсус кайта башлады.

Ялган азык-төлек җитеш­терүчеләрне җинаять җа­вап­лылыгына тартырга уйлыйлар. Әлеге фикерне Федерация Советы да хуплаган. Валентина Матвиенко сәүдә һәм сәнәгать министры Денис  Мантуров ясаган чыгыш­тан соң, кулланучыларны яклап, үз имзасын салырга булган. Бу хактагы закон проектын күптән түгел Роспот­ребнадзор идарәсе әзер­ләгән иде. Тик әлеге тәкъ­димгә Икътисад министрлыгы каршы чыкса да, аны Хө­күмәткә җиткерергә булганнар.

Хәтерләсәгез, Роспотреб­надзор идарәсенә намуссыз җитештерүчеләрне ачыклау максаты куелган иде. Ил күләмендә төрле тикше­рүләр уздырганнан соң, уз­ган елның көзендә Роспотребнадзор идарәсе намуссызларны җинаять җавап­лылыгына тартырга кирәк дигән фикер белән чыкты. Әгәр дә аларның бу фикере яклау тапса, ялган юл белән эшләнгән азык-төлекне илгә күп күләмдә кертүчеләргә кесәләрен капшарга туры киләчәк. Закон проектында күрсәтелгәнчә, андыйларны 300 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр штрафка тар­тырга яки 200 сәгать мәҗ­бүри эшләтергә, йә булмаса бер елга төзәтү эшенә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Ә менә мәгариф, сәламәтлек саклау учреж­дениеләрен (иң күп ялган ризык нәкъ менә әлеге бюджет оешмаларында ачыклана да инде) ялган ризык бе­лән тәэмин итүчеләрне 1-3 млн сумга кадәр штрафка тартырга яки ике ел дәва­мында төзәтү эшенә җәлеп итәргә, йә булмаса 480 сәгать мәҗ­бүри эш йөк­ләмәкчеләр. Рос­потребнад­зорның әлеге закон проектын Икътисад министрлыгы ни өчен якламаганмы? Алар фикеренчә, бу документ кабул ителгән очракта, җитеш­терүчеләргә кирәгеннән артык җа­вап­лылык йөкләнәчәк. Моннан тыш өстәмә чыгымнарга да китерергә мөмкин икән.

“Роскачества” мәгълү­мат­ларына күз салсак, кулланучыны белә торып алдалау очраклары ил буенча 4 процентны тәшкил итә. Ә кайбер төр ризыкларда бу күрсәткеч аеруча югары. Мисалга, балык ризыкларында ул 13 процентка җиткән. Ялган юл белән колбаса ясаучылар да соңгы елларда арткан. Бүген кайсы колбасада ит барлыгын белү дә кыен. Килосы 90 сум торганы да, 400-500 сумга җиткәне дә бар. Шул ук вакытта сөт ризыклары белән дә “уйнау” бара. Ялган сыр, атланмай сәүдә нокталарында аеруча күп. Сәүдә база­рының 6-7 процент өлешен шундый сөт ризыклары алып тора. “2010 елда андый ризык күләме 10 процентны тәшкил итә иде, хәзер кимү күзәтелә”, – ди “Союзмолоко” рәисе Мария Жебит. Аның сүзләреннән аңлашыл­ганча, сөт эшкәртүчеләр та­ләпләрнең катгыйлануына уңай карый. Кулланучыларны табигый булмаган ризык белән алдаучылар җавабын да бирергә тиеш, дигән фикерне алга сөрә ул. Ләкин шул ук вакытта бер тапкыр хилафлык кылып, гаебен танымыйча кабат тотылганнарга гына җәзаны катгый итәргә кирәклеген белдерә. Бөтен кешене бер калыпка салмаска куша. “Әгәр дә җи­тештерүче белә торып сыйфатсыз чимал кулланып яки тиеш булмаган азык өс­тә­мәләре кушып азык җи­теш­терә икән, моның өчен ул тиешле җәзасын алсын”, – ди Мария Жебит.

“Руспродсоюз” ида­рә­сендә дә ялганчылар җавап бирергә тиеш дигән фикерне җиткерәләр. “Тик шунысы бар: күп кенә катего­ри­яләр буенча норматив-хо­кукый база искергән, алар совет заманыннан бирле үз­гәреш кичермәгән. Шуның аркасында кайбер намуслы җитеш­терүчеләр дә зыян кү­рергә мөмкин”, – дип борчуын җит­керә идарә рәисе урынбасары Дмитрий Леонов.

Ит ассоциациясе берлеге җитәкчесе урынбасары Максим Синельников, яңа та­ләпләр керткәнче иң башта фальцификация тө­шен­чә­сенә тулы аңлатма бирү ки­рәк, дигән фикердә. Ялган бе­лән чын арасында нинди таләпләр куелуын ачыкларга куша ул. Аның сүзләренчә, җитеш­терү­челәр инде күп­тән­нән әлеге проблема бе­лән интегә. “Кеше факторы да җитеш­терүдә зур роль уйнарга мөмкин.

Нәтиҗәдә җитеште­рел­гән азык-төлекнең ялган булып күренүе ихтимал”, – ди Максим Синельников. Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзер дә җитештерүчеләргә таләпләр катгый. Төргәк тышына тиеш булмаган мәгъ­лүмат язалар икән, җитеш­терүчегә штраф яный. Мисалга, сыйфатсыз азыкны сатуга чыгарган яки тиешле сос­тавны язмаган өчен 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

Төргәктәге ул язуны тикшерүче органнар гына укый шул. Безнең халык аны укып тормый. Җитештерү­челәр исә моннан бик оста файдаланырга өйрәнгән. Гәр­чә үзләренә штрафлар тү­ләргә туры килсә дә. Рос­потребнадзор идарәсе бел­гечләре дә ризык сатып алганда тышлыктагы язуларга игътибарлы булырга куша. Ләкин күпчелек андагы язуга түгел, бәясенә карап эш итә. Мөмкинлеге булучылар, язуларга ышанмаучы­лар, зур сәүдә нокталарын калдырып, табигый ризык эзләп, базарларга, хәтта авылларга барып азык-төлек сатып ала башлады. Интернет аша авыл ризыгын өй­ләренә китертүчеләр дә бар. Соңгы елларда авылларда җитештерелгән колбаса, сөт ризыкларына да өстенлек бирүчеләр артты. Кибетләр­дә сатылган азык өстәмәсе, буягычлар кушылган колбасаларны алганчы, чын иттән ясалганы күпкә файдалырак, диләр. Бу сүзләрне Казанның бер базарында йөргәндә ишетергә туры килде. Базар читендә йорт шартларында ясалган колбаса сатып торалар иде. Бер таягы 270 сум булган, 350-400 грамм тирә­сендәге колбасаны халык бик теләп алды. Гәрчә тышында бер язуы булмаса да.

Халыкның авыл ризыкларына тартылуын фермерлар да белдерә. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы фермеры, үзенең сөт һәм ит эшкәртү цехын булдырган Минзөфәр Ис­мә­гыйлев та соңгы елларда табигый ризык ашарга теләү­челәр са­нының артуын белдерде. Баштарак кибет ризыгына өстенлек бир­сәләр, хәзер авылныкын сорап алалар, ди ул. Район фермерлары җи­тештергәнне сату өчен юл буенда кибет тә ачып җи­бәргәннәр. “Авыл ите, мае, йомыркасы, сөте икенче инде дип, юлчылар кереп ала”, – ди Минзөфәр абый.

– Ялган ясаучыларга та­ләпләрне арттырсалар, сатып алучылар да, җитеш­те­рү­челәр дә отар иде, – ди фер­мер. – Халык  элеккеге кебек табигый ризык ашый башлар, җитештерүчеләргә исә сату мөмкинлеге барлык­ка килер иде. Бу яңалыкка мин бик уңай карыйм. Тәм­ләткечләр, ясалмалар кушып, ризыкны бозып бетер­деләр, чын эремчектән әч­келтем тәм килүен оныттылар. Аны каймак тәме килә торган итеп ясагач, ник сез­некеннән әче тәм килә соң, диючеләр дә булды беренче мәлдә. Табигый ризык – кешенең сәламәтлеге дә. Төрле авырулар нәкъ менә сыйфатсыз, тәме үзгәртелгән ризыклар куллану аркасында килеп чыга. Ялган юл белән эш итүчеләр бүген бары тик үзенә акча кертү турында гына уйлана. Алар ризыкларын арзанга бирә, халык бәягә карап алдана. Соңгы вакытта Президент бу теманы күтәреп бик яхшы эшләде. Һәр ризыкның үз тәме булырга тиеш.

Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев