Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Математика буенча 27 балл җыйган укытучы безнең мәктәпләрдә укытсынмы?" - мәгариф һәм фән министры

Мәгариф тармагында төп сорауларның берсе булып кадрлар мәсьәләсе кала. Бу хакта журналистларга йомгаклау конференциясендә Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. “Җитәкчелек составы белән эшне, педагогларны әзерләү, квалификацияләрен күтәрү, укытучыларны аттестацияләү мәсьәләләрен үзебез өчен өстенлекле дип саныйбыз”, - дип белдерде министр. Ул икенче ел рәттән укытучыларны аттестацияләү үткәрелгәнен билгеләп узды. “Быел укытучылар өчен бердәм дәүләт имтиханын уздырдык. Муниципаль район дәрәҗәсендә һәр мәктәп, һәр укытучыныкын БДИ нәтиҗәләре анализланды”, - дип министр аттестация процедурасының квалификация күтәрү, кимчелекләрне ачыклау буенча киләчәктә тиешле чаралар күрү өчен кирәк булуын әйтте.

Бездә объектив мәгълүмат булырга тиеш

Энгель Фәттахов укытучылар өчен БДИ ны елдан-ел камилләштерү өстендә эш алып барылуын искәртте. Былтыр сынауны барлык база мәктәпләре укытучылары тапшырса, быел югары квалификация категориясенә аттестация узучылар аннан азат ителгәнен, быел башлангыч сыйныф укытучыларын кертелгәнен әйтте.. “Бу мәгълүмат минем өчен түгел. Мин районнарны чагыштырырга җыенмыйм. Без тулаем математика, информатика, рус теле буенча динамиканы карарга, кайда кимчелекләр бар, шуны ачыкларга теләдек. Ә муниципаль дәрәҗәдә мәгариф идарәләре җитәкчеләренә мин һәр мәктәп буенча җентекле анализ ясауны йөкләдем. Шуннан соң кадрларга рекомендацияләр, педагогларны укыту, остазлык программалары планлаштырыла алачак. Безнең төп бурыч – министр буларак, миндә, укытучыларның белем дәрәҗәсе буенча объектив мәгълүмат булырга тиеш. Район мәгариф идарәсе башлыгы белән мәктәп директорның, һәр укытучы буенча төгәл мәгълүматы булырга тиеш”, - дигән фикердә министр.

Үз фәне буенча минималь бусаганы узмаган укытучылар белән саубуллашырга кирәк

Энгель Фәттахов әйтүенчә, кайбер укытучылар белән саубуллашырга туры килүе дә ихтимал. “Безнең үз фәне буенча минималь бусаганы да үтә алмаган укытучылар булды. Математика буенча 27 балл җыйган укытучы безнең мәктәпләрдә укытсынмы? Андый укытучылардан без азат булырга тиеш. Мондый сәясәт алып барыла. Республиканың мәгариф системасында начар укытучы булырга тиеш түгел дип әйтеп киләбез бит. Бу бер еллык эш түгел, бу системалы эш. Без бу мәсьәләгә комплекслы төстә якын килергә тиеш”, – дип басым ясады ул.

Киләсе елга 19 мең укытучы квалиификациясен күтәрәчәк

Министр тестлаштыру буенча информатика, татар теле, җәмгыять белеме, өлешчә математика буенча нәтиҗәләр канәгатьләндермәвен әйтте. “Шуңа күрә без Мәгарифне үстерү институтына махсус программа эшләүне йөкләдек, анда укытучыларның квалификациясен күтәрү программасын эшләгәндә игътибар итәргә тиешле юнәлешләр билгеләнәчәк”, - диде ул. Энгель Фәттахов киләсе елга 19 меңгә якын укытучының квалификациясен күтәрәчәген хәбәр итте.

Укытучыларның белемен тикшерү - нормаль күренеш

Укытучыларның  ризасызлыгына килгәндә, министр моның аңлашылып бетмәвен белдерде. “Бу нормаль эш бит, табиблар да операцияләр ясап эшкә өйрәнә. Мин моңа нормаль мөнәсәбәттә.Бу тәҗрибәне киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез”, - диде Энгель Фәттахов. Ул укытучылар БДИсын камилләштерү өстендә эш үткәреләчәген әйтте. “Башлангыч сыйныф укытучыларының сынау материаллары буенча сораулары булды. Без моның өстендә эшләячәкбез. Укытучылар үз-үзен камилләштерү өстендә даими эшләргә тиеш, юкса аларның киләчәге булмаячак, хәзер бит балалар күпкә мәгълүматлырак, аңлырак. Шуңа күрә без укытучыларны бераз кузгатырга, селкетергә телибез”, - дип белдерде министр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев