Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Машина отасыгыз киләме?

Яңа телесезонда “Яңа гасыр” телеканалында “Переведи” тапшыруы эфирга чыгуын дәвам итәчәк. Киләсе сезонда бу проект үзгәреш кичерәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директор урынбасары – баш редактор Данил Гыйниятов хәбәр итте.

Әлеге тапшыру дәүләт контракты буенча эшләнә. Аның редакторы – Раил Өметбаев. “Быелга программалар инде яздырылган. Киләчәктә бу проектны тагын да кызурак, бәхәслерәк итеп, суперпризга машина уйнату тәкъдиме дә бар. Ягъни киләсе сезонда “Переведи” проекты үзгәреш кичерәчәк. Анда чын көндәшлек китәчәк”, - дип белдерде Данил Гыйниятов. Ул моның телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов идеясе булуын әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев