Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мари Эл Республикасында Татар мәгарифе көннәре узачак

23-24 ноябрьдә Мари Эл Республикасында Татар мәгарифе көннәре узачак, дип хәбәр итә Мари Элның Татар мәдәнияте үзәге. Мари Эл һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары, Мари Элның Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылучы чаралар программасында эшлекле утырышлар, иҗади очрашулар, тәҗрибә уртаклашу өчен "түгәрәк өстәл"ләр көтелә.

Татар мәгарифе көннәренең тантаналы ачылышы Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Эл Финанс министрлыгының универсаль залында булачак. Биредә пленар утырыш, ике республиканың Мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую планлаштырыла.

Бу көнне шулай ук секция утырышлары, мастер-класслар үткәрү дә каралган. Татар телен өйрәнүдә Интернет мөмкинлекләрен файдалану темасы күтәрелгәндә Татарстанның “Ана теле” он-лайн мәктәбе тәкъдим ителәчәк. Кич белән Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның иҗат коллективлары катнашында концерт узачак.

Икенче көннең чаралары Бәрәңге районында үткәреләчәк. Биредәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәтеләчәк,  укытучы һәм укучыларның фәнни тикшеренүләре, иҗади проектлары белән таныштырачаклар. Районның мәктәп укучылары фольклор бәйрәме әзерләгән.

Татар мәгарифе көннәре туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" белән тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев