Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Марат Бәшәров ислам фәлсәфәсенә багышланган "Югалган вәсыятьнамә" исемле музыкаль спектакльдә катнашачак

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Россия мөселманнары җәмгыятьләре: 2016 ел нәтиҗәләре” темасына Мәскәү-Казан видеокүпере үтте. Россия мөфтиләр советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров ислам җәмгыятьләре эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Рушан хәзрәт Аббясов әйтүенчә, Россия Федерациясе Диния нәзарәте тарафыннан мәдәни-агарту чаралары даими рәвештә үткәрелеп килә. Алар күбесенчә мөселман җәмгыятьләрендә, мәчетләрдә уза. Шулай ук мондый чараларны уздыру өчен Мәскәүнең зур залларын, сәхнәләрен арендалау да матур гадәткә әверелеп бара, диде ул. Мәсәлән, быел  “Җан белән сөйләшү” әхлакый-гыйбрәтле театральләштерелгән тамаша куелды. Төп рольдә Россия театр һәм кино актеры Марат Бәшәров уйнады. 2017 елда Россия мөфтиләр советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Мөхәммәд пәйгамбәр һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган “Югалган вәсыятьнамә” исемле музыкаль спектакльнең премьерасын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итте Рушан Аббясов. Спектакль яшь кызның кыенлыклардан котылу юлын әзләгәндә, егет белән очрашу тарихына нигезләнгән. Спектакльдә төп сюжет линиясе белән параллель рәвештә, ислам дөньясы галимнәре, мөселман халыкларының милли геройлары һәм күренекле шәхесләре катнашкан күренешләр дә бар. Аларның кыенлыклар булганда, Мөхәммәд пәйгамбәр вәсыятьнамәсенә мөрәҗәгать итеп, проблемадан чыгу юлын эзләүләре күрсәтелә. Төп рольне шулай ук Марат Бәшәров башкара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев