Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Манзара" тапшыруы үзгәреп кайтачак

“Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалыннан “Манзара” тапшыруы юкка чыккач, күпләр хафага калган иде. Нишләп юкка чыкты, аның урынына нинди тапшыру күрсәтмәкчеләр? Баксаң, “Манзара” көяз­ләнеп, бизәнеп, эчтәлек җә­һәтеннән дә баеп кайтырга дип, вакытлыча гына эфирдан төшеп торган икән. Яңа “Манзара” 4 сентябрьдә эфир­га чыга. Вакыты шул ук, иртәнге дүрт­тән сигезгә ка­дәр эшләя­чәк. Тапшыруның баш мө­хәр­рире Миләүшә Сибгатуллина әйтүенчә, әлегә яңа декорацияне кору эшләре бара. “Манзара”да элекке 11 рубриканың барысы да эш­ләячәк, яңалары да өстәлгән. 2020 елда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, тапшыруда һәрбер районның тарихын чагылдырырга җыена­лар. Телевидение басма матбугатны популярлаштыруга да үз өлешен кертмәкче. Бу җәһәттән биредә “Мөхәррир сүзе” барлыкка килгән. Ди­мәк, газета-журнал мөхәр­рир­ләренә көн кадагындагы проблемалы мәсьәләләр турындагы фикерләрен җитке­рергә форсат чыгачак, газета белән укучы арасын якынайту юллары эзләнәчәк. “Манзара” эшмәкәр­ләр­не дә зәңгәр экраннарга җә­леп итмәкче. Алар өчен махсус “Мин – бизнесмен” дигән сәхифә әзерләнгән. Даими сәхифәләргә дә үз­гәрешләр кертелгән. Әй­тик, аш-суга кагылышлы өлеш­тә хәзер ризык әзер­ләргә өй­рәт­мәячәкләр һәм ничек сый­фатлы продукт алырга дигән сорауга җавап эзләя­чәкләр. Ризыкның файдалы һәм  зыянлы якларын ачыклаячаклар, ялган продуктларны барлаячаклар икән. Миләүшә Сибгатуллина хезмәттәшләрен һөнәри бәй­рәмнәре белән дә котларга онытмады. “27 августта “ТНВ” каналы 15 еллыгын билгеләп үтә. Мин каналыбызны мәгъ­лүмат дәрья­сын­дагы зур ак кораб белән чагыштырам. Әлеге корабта “Манзара” тапшыруының үз урыны бар. Без каналның беренче көн­нәреннән бирле эшлибез. Башта “Хәерле ир­тә”, Аннан “Хәерле иртә – Татарстан”, соңыннан “Манзара” исем­нәре белән эфир киңлек­лә­ренә чыктык, телевизор караучыларга тор­мышның һәр өлкәсенә кагылышлы файдалы киңәшләр­не җиткерергә тырыштык. Мин барлык хез­мәттәшлә­ремне, капитаныбыз Илшат Әминовны бәй­рә­мебез бе­лән котлыйм. Бергә-бергә эш­ләргә, тамашачыларыбыз белән тагын да якынаерга насыйп булсын. Бергә булыйк!” – диде ул.  
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев