Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мамадышта узачак "Пар канатлар" кичәсенә рәхим итегез!

Бу атна җомга көнне, ягъни 9 сентябрьдә сәгать кичке 4тә Мамадыш районы Мәдәният йортында "Пар канатлар" кичәсе узачак. Ул "Бөтенроссия татар гаиләсе" фондының 10 еллык юбилее уңаеннан оештырыла, диелә районның "Нократ" газетасында.

Кичәне "Татарстан" радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин алып барачак. Мамадышка кунакка Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, якташ язучы Шаһинур Мостафин, фонд директоры Миләүшә Гайфуллина, Дәү әти белән Дәү әни килүе көтелә, чарада жирле артистлар да чыгыш ясаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев