Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мамадышта Шәйхи Маннурга багышланган Кышкы шигырь бәйрәме үткәреләчәк

15 нче гыйнвар – күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көне. Бу уңайдан, ел саен шәһәребездә Кышкы шигырь бәйрәме үткәрелә. Быел да искәрмә булмаячак. Анда Казан һәм Яр Чаллы әдипләре дә катнашачак. Бәйрәм көндезге сәгать 11дә Шәйхи Маннурның һәйкәле яныда башлана һәм композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында дәвам итә. Шунда ук Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатларына дипломнар да тапшырылачак. Аннан кунаклар һәм әдәбият сөючеләр Шәйхи Маннурның Тулбайдагы каберен зират кылырга, үз акчасына салдырган музей-китапханәсе белән танышырга юнәлә. Барлык әдәбият сөючеләрне дә бәйрәмгә чакырабыз!

                                                                           Вәрис Мингалиев, Мамадыш


Татарстан язучылар берлеге
фото: kitaphane.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев