Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мамадыш үзәгендә "sunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узачак

Мамадыш үзәгендә 28 гыйнвар көнне республика күләмендә "sunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале уздырыла. Фестивальне исә Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе белән Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты оештырып үткәрә, диелә районның “Нократ” газетасында. Совет урамында Татарстанның Мамадыш, Зәй, Байлар Сабасы, Питрәч һәм башка районнары һәм шәһәрләре командалары җыелачак. Үзләре ясаган чаналарда алар трасса узып, иҗат һәм хезмәт җимешләрен презентацияләргә, аннары чаналарына утырып боз тавыннан төшәргә тиеш була. Кретаив чаналар, катнашучыларның костюмнары буенча, шулай ук таудан иң тиз төшүчеләр аерым номинацияләрдә бүләкләнә. Ярышны карарга килүчеләр дә үзләренә ошаганны атарга хокуклы, диелә газетада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев