Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мамадыш районында гражданлык хәле актларын теркәүчеләр бәйгесе узды

Мамадыш районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә әлеге орган оешуның 100 ел тулуга багышланган тантаналы теркәүчеләр бәйгесенең финалы уздырылды. Катнашучыларны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов котлады, диелә “Нократ” газетасы хәбәрендә. Аерым алганда, районның 28 авыл җирлеге сәркатибенең 9ы биредә һөнәри осталыкта ярышты. Аларны мәртәбәле жюри - хезмәт ветераны булган авыл җирлекләре сәркатипләре Фәния Мәгъсумова, Варакия Сафина, Ираида Зәйнуллина, Гөлфинур Хаҗиева, Рәмзия Гыйльфанова һәм эксперт, муниципаль советның кадрлар һәм муниципаль хезмәт секторы мөдире Ирина Мәхмүтова бәяләде. Билгеле булганча, ГХАТ органнарында эшләүчеләр кеше тормышына бәйле туганнан алып соңгысына кадәр иң мөһим документларны тапшыралар. Авыл җирлеге сәркатипләре шушы мизгелләрне үзләренең театральләштерелгән тамашаларында мөмкин кадәр әйбәт итеп башкарырга тырышты. Аларга бу эштә авылдашлары - “яшь өйләнешүчеләр”, “юбилярлар”, “яшь әти-әниләр” булышты. Мисалга, яңа өйләнешүчеләрне теркәү тантанасында Көек-Ерыксадан Светлана Мальцеваның, Дүсмәттән керәшен туе йоласын күрсәткән Елизавета Васильеваның тырышлыгы аеруча истә калырлык булды. Түбән Шүләнгер авыл җирлегеннән Эльвира Кузнецова балага исем кушу кебек дулкынландыргыч мизгелләрне үтемле итеп күрсәтте. Түбән Ушмадан сәркатип Лилия Җиһаншинаның Клара ханым Мөхәммәтҗанованы 80 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтләү тантанасында аның кызы һәм килене котлавы, юбилярның җавап чыгышы күңелгә ятышлы чыкты, алар тырышлыгы жюри игътибарын җәлеп итте. Гомумән, тантаналарның күпчелегендә милли төсмерләр ачылды, буыннар чылбыры күзгә чалынды, ә үзешчәннәрнең һәм сәхнә сәнгате осталарының җыр-биюләре конкурсның матур бизәге булды. Бәйгенең шулай ук “Блиц-турнир” җаваплары һәм Гражданлык хәле актларын теркәү органы оешуның 100 еллыгына бүләкләр дә (кемдәдер ул “уңайлы йорт”, кайсыларында “шәҗәрә” яки “кияү белән кәләш” рәвешендә иде) бәяләмәсен алды. Нәтиҗәдә, төрле номинациядә җиңүчеләр игълан ителде: “Гаилә абруен күтәрү” номинациясендә – Түбән Тәкәнеш сәркатибе Ирина Заһидуллина; “Сценарий үзенчәлеге”ндә – Дүсмәттән Елизавета Васильева; “Һөнәри эрудиция” дигәнендә – Көек-Ерыксадан Светлана Мальцева; “Иҗади башлангыч”та – Урманчы авыл җирлегеннән Илмира Мөэминова; “Милли төсмер” дип аталганында – Түбән Тәкәнештән Эльвира Кузнецова; “Йоланың үзенчәлеклелеге”ндә – Катмыштан Алсу Мирсатова; “Актерлык осталыгы”нда – Түбән Сөннән Нурфәния Гарипова; “Иң зәвыклы алып баручы” – Кече Кирмәннән Гөлзия Закирова; “Кешеләргә карата иң игътибарлы” номинациясендә – Түбән Ушмадан Лилия Җиһаншина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев