Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мальта Республикасында узачак Май чабу бәйрәмендә Татарстан халык артисты да катнашачак

26 февраль көнне Мальта Республикасында Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мальтада Россия ватандашлары ассамблеясенең Координацион советы теләктәшлегендә “Мальтада Май чабу бәйрәме” узачак, дип хәбәр ителә Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында. Бәйрәм кысаларында илдә беренче тапкыр татар мәдәнияте дә тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә Россия Федерациясенең Мальтадагы илчесе В.А.Малыгин, илдәге Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык вәкиллеге җитәкчесе А.Р.Матикян, Мальта дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә. Бәйрәмдә Татарстан халык артисты Рөстәм Маликов һәм халыкара конкурслар лауреаты Муса Маликов чыгыш ясаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев