Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Максатыбыз - яшьләрнең күңелендә татар теленә булган мәхәббәтне арттыру" - Омск татарлары

Омск шәһәре “Заман” татар мәдәни үзәге үзенең 5 еллык юбилеена Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинны үзләренә чакырган. Үзәк җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, очрашуның төп максаты – себер татарлары өчен Казан татарларындагы кебек үк мөмкинлекләр булдыруны өйрәнү. Бу чарага төрле милли үзәкләрнең җитәкчеләре һәм Омск шәһәрендә эш алып барган 3 оешма: “Татарларның төбәк автономиясе”, “Шәһәр автономиясе” һәм “Заман” татар мәдәни үзәге” чакырылган. 21.00 сәгатьтә Омск шәһәренең үзәк китапханәсендә Тәбрис Яруллин белән очрашу башлана. “Очрашуны без сорау-җавап формасында үткәрергә җыенабыз. Тәбрис башта үзенең эшен тәкъдим итәчәк, аннан соң без актуаль проблемаларны ачыклап, шул темаларга әңгәмәне дәвам итәчәкбез”, - дип сөйләде Чулпан Фәхретдинова. “Максатыбыз татарлыкны актуальләштерү, татар телен пропагандалау һәм яшьләрнең күңелендә татар теленә булган мәхәббәтне арттыру. Мондый чаралар үткәргәч, яшьләр безнең чараларда катнашыр дип өметләнәбез. Бүген кимендә 30 кеше көтәбез. Татарстан белән элемтәбезне яхшыртасы килә, Казан белән ике арада күпер саласы иде”, - дип сөйләде ул. Омск татарлары арасында яшьләрнең татар концертларына йөрмәү проблемасы туган. Бу проблеманы хәл итү өчен Чулпан Фәхретдинова “Oscar c7c5 һәм Juna төркемен чакыруларын әйтте: “Бүгенге көндә яшьләр татар концертларына йөрмиләр. Шуңа без татарның альтернатив музыкасын алып килергә булдык. Яшьләрне кызыксындырырбыз дип өметләнәбез. Алар бик актив. Бернинди татар мәктәпләрендә укымыйча, яшьләребез татарча шигырьләр яза. Татарстан яшьләренең мөмкинлекләрен күреп, үзебезнең яшьләргә дә шул мөмкинлекләрне булдырырга тырышабыз”. Чулпан Фәхретдинова Омск шәһәре җитәкчелегенең дә бу чарага уңай каравын әйтте. “Бу аларга да кызыклы, чөнки проектыбызны киңәйтеп, без туып-үскән шәһәребезне, Омскины да пропагандалыйбыз. Татар мәдәни үзәкләренең бер-берсе белән аралашып эшләве ул шәһәр өчен дә отышлы. Шәхсән минең өчен дә бу бик уңайлы. Без берләшеп эшләгәндә зур уңышларга ирешәбез”, – ди “Заман” татар мәдәни үзәк җитәкчесе. “Заман” үзәге яшьләргә татар телен дә өйрәтә. Алар бергәләшеп татар телендә сөйләшәләр, җырлыйлар һәм киләчәктә спектакль куярга планлаштыралар. Бу атна мәдәни үзәкнең биш еллыгына багышланган чаралар күп булган. “21 Март көнне “Югалту” фильмын күрсәтү булды, ә кичә яшьләребез “Татарча Мафиягә” җыелды. Яшьләр мондый чараларга бик теләп йөри, үзара татарча гына сөйләшергә тырышабыз, әлегә бу авыррак, тик без дөрес юлда”, – ди Чулпан Фәхретдинова. “Заман” чараларга өлкән буын кешеләрен дә чакырап, алар белән түгәрәк өстәлләр үткәреп, шигъри кичәләр оештырганнар. Себер татарлары Себер территориясендә иң күп санлы халыкларның берсе. Бүгенге көндә Төмән, Омск, Кемерово, Новосибирск, Томск өлкәләрендә якынча 190 мең себер татары исәпләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев