Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Май ае дәвамында Милли китапханәдә "Сугыштан ераграк киткән саен..." дип исемләнгән күргәзмә эшлиячәк

Май ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Сугыштан ераграк киткән саен...» дип аталучы тематик күргәзмә эшли. Әлеге экспозиция Милли китапханә фондларында Бөек Ватан сугышы турында булган күпсанлы китаплар һәм башка басмалар ярдәмендә төзелгән. Сугыш еллары торган саен арттарак кала бара, ләкин халык күңеле дәһшәтле вакытларны онытмый, каһарманнар батырлыгын искә ала. Күргәзмә фашизмга каршы илебезнең бәйсезлеген саклап калу өчен көрәштә ватандашларыбызның кыюлыгын төрле документлар белән дәлилләп күрсәтә. Маршал Г.К.Жуков, Р.Я.Малиновский, А.М.Василевский һәм башкалар турында «Җиңү ордены кавалерлары» дип аталган китаплар сериясе солдатларның фидакярлеген хәтердә тагын бер кат яңарта. Сугыш һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт, күз яше алып килде, илебезгә исә моңарчы күрелмәгән зур корбаннар, матди зыян китерде. Күргәзмәдә архив документларына нигезләнеп соңгы елларда язылган басмалар да шактый. Татарстан халкы да сугышта зур югалтуларга дучар булды. Авыр көннәрдә республика фронтка меңләгән техника, хәрби кием-салым, корал һәм азык-төлек озатты. Татарстанлыларның  тылда башкарган эшләрен, фронтта дошманны тар-мар итүен сурәтләүче китаплар укучыларга кызыклы булыр. Муса Җәлилнең 2005 нче елда чыккан «Моабит дәфтәрләре»  факсимиль вариантта – төрмәдә язылган дәфтәр үлчәмендә. Матур әдәбият яратучылар Ю.В.Бондарев, М.А.Фадеев, Г.С.Әпсәләмов, Х.Н.Камалов, Н.Х.Дәүли, Ш.Җ.Рәкыйпов һәм башка язучыларның дәһшәтле сугыш еллары турында язылган әсәрләрен табарлар. Илебез кичергән авыр сугыш афәтләре бездән ерагая төшсә дә, бу күргәзмә дәһшәтле елларны хәтеребездә кабат яңарта.
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев