Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында шагыйрә Альбина Әпсәләмованың әдәби-музыкаль кичәсе узачак

3 март көнне М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында 18.00 сәгатьтә музыкаль- шигъри чара оештырыла. Бу хакта Актерлар йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада шагыйрәнең биографик хикәяләрен үз эченә алган «Секретики» әсәреннән өзекләр һәм шигырьләрен ишетергә мөмкин булачак. «Sforzando» яшьләр симфоник оркестры музыкантлары чыгышы белән үрелеп барган кичәгә һәркем килә ала. Оркестрның сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов. Музыкаль-әдәби кичәнең режиссеры - Регина Саттарова. Чарада яшь артист Айгөл Әхмәтова да катнаша. Белешмә: Альбина Булат кызы Әпсәләмова 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә язучы Габдрахман Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 нче номерлы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укып, «предприятиеләрнең тышкы икътисад эшчәнлеге белән идарә итү» белгечлеге ала. Мәктәп елларыннан ук республикада чыгучы газеталар белән хезмәттәшлек итә. 2002-2004 елларда «Восточный экспресс» газетасының мәдәният бүлегендә корреспондент булып эшли, 2004 елның маеннан «Парадигма» матбугат йортында директор урынбасары вазифаларын башкара. Бүгенге көндә «Идел» журналының (рус варианты) баш мөхәррире. А.Әпсәләмова шәһәр һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты. 1997 елда Казан шәһәрендә яшь журналистлар арасында үткәрелгән «Алтын каләм» бәйгесендә ул лауреат исеменә лаек була. 1999 елда һәм 2002 елларда ел саен үткәрелүче «Галактика любви» дип аталган поэзия һәм автор башкаручылар бәйгесендә беренче урынны ала, 1999 елда яшь шагыйрьләрнең «Нәфис» бәйгесендә призлы урынга чыга. 2001 елда А.Әпсәләмова «Я люблю писать курсивом» җыентыгы һәм әдәбият, сәнгатьтә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Триумф» кызыксындыру премиясенә лаек дип табыла. А.Әпсәләмова 2002-2004 елларда Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») финалисты була. Аның иҗатына танылган язучылар — Андрей Вознесенский, Зоя Богуславская, Юрий Лившиц, Владимир Зимянин, Татьяна Бек — югары бәя бирәләр. «Белая ворона» әдәби үзәге һәм Халыкара Пушкин фестивале («С веком наравне») чыгарган шигъри җыентыкларда да Әпсәләмова әсәрләренә урын бирелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев