Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының Европада гастрольләре башланды

Гастрольләр 2017 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Казан театрының балет труппасы чит ил тамашачысына классик репетуардан “Щелкунчик”, “Аккош күле”, “Дон Кихот” кебек спектакльләр күрсәтәчәк.

Тулон, Сен-Жермен-ан-Ле, Лион, Роттердам, Золинген, Гаага, Амстердам шәһәрләрендә, ягъни барлыгы 6 илдә - Франция, Германия, Австрия, Нидерланд, Бельгия, Даниядә артистлар 64 спектакль куячак. Гастрольләрдә балет труппасы тулы составта катнаша. Төп партияләрне Казан балетының әйдәп баручы солистлары Кристина Андреева, Нурлан Канетов, Аманда Гомес, Михаил Тимаев, Олег Ивенко, Алина Штейнберг, Мидори Тэрада башкара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев