Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсы куелачак

20 ноябрьдә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсы куелачак. Бу спектакль театр һәм Казан хакимиятенең Мәгариф идарәсе белән бергә тормышка ашырган “Ветеранга билет” проекты кысаларында күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татар шагыйре Муса Җәлил батырлыгына багышланган “Җәлил” операсы беренче тапкыр 1957 елда куела. Соңгы тапкыр аны 2011 елда Мәскәү режиссеры Михаил Панджавидзе сәхнәләштерде. Бу куелыш XXI гасыр технологияләре, видеоинсталляцияләр файдаланылуы белән аерылып тора.

20 ноябрьдә Җәлил партиясен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әхмәт Әһәди (Мариин театры) башкарачак. Шулай ук М.Җәлил театры артистлары да катнашачак: шагыйрьнең хатыны ролендә – Гөлнора Гатина, Журавлев – Айдар Нургаянов, Канзафаров – Артур Исламов, Андре Тиммерманс – Юрий Ившин, Ковалев – Владимир Васильев, Сатпаев партиясендә Юрий Петров чыгыш ясаячак.

Оркестр белән театрның баш дирижеры Ренат Салаватов дирижерлык итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев