Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә "Изге бакча" дип исемләнгән хореографик спектакль премьерасы узды (фото)

Кичә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Изге бакча» дип исемләнгән хореографик спектакль премьерасын тәкъдим итте. Спектакльне Радик Сәлимов музыкасына Россиянең танылган хореографы Георгий Ковтун куйган. Костюмнар буенча рәссам – Бакый Урманче премиясе лауреаты Әсәл Исмәгыйлева. Радик үзе сәхнәгә дәрвиш ролендә чыкты. Сюжет нигезендә Болгарны әйләндереп алган алма бакчалары турында риваять ята. Бакчалар да шәһәр белән бергә юк ителә. Ханның ятим калган кызы Зөбәрҗәтнең сөйгәне Тайфур Акыл иясенең күрәзәсе буенча Ефәк юлы буйлап сәфәргә кузгала – алмагач үсентеләрен эзли. Бакча терелсә, шәһәр дә тереләчәк! Тереклек кенә тереклекне терелтә ала. Юлында аңа төрлесе очрый – баш югалтыр мизгелләрдә азан тавышы коткара... Дошман җиңелә, бакча яңадан чәчәккә күмелә, шәһәр яңартыла. Сәхнәдә – җыр-бию – әмма Җыр һәм бию ансамбленең традицион репертуарындагы милли җырлар һәм биюләр башка юнәлешләр белән “коктейльләшкән” иде. Куючы режиссер Акыл иясен әйләнүче суфи – Мәүләна тәрикате тарафдары итеп күзаллаган. Сәхнәдә һинд, кытай стильләре дә күз алдыннан үтте. Спектакль үзе дә, костюмнар да билгеле бер вакыт аралыгы белән чикләнмәгән. Сюжет корылган тарихи чорны билгеләү авыр. Болгарны яндырган дошманнар тарихи образлар түгел, программада күрсәтелгәнчә, Шайтан һәм аның ялчылары иде. Империя рус балеты җитәкчесе Гедиминас Таранда коллегаларын котларга сәхнәгә чыккач: “Бүген Дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык коллективы барырга тиешле юлны күрсәтте, монда халык фольклоры, монда нинди халык уен кораллары, монда нинди тавышлар! – дип сокланды. - Биючеләр фантастик эш башкардылар - бүген биш спектакльлек биеделәр бит! Берничә ай элек килгән идем – кечкенә генә залда йөзләп кеше репетиция ясый иде. Бу халык коллективы чын сәнгать әсәре тудырган. Бөтен башка коллективлар аларга тигезләшергә омтылачак”. Спектакльне куючы режиссер, Г,Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Георгий Ковтунга чигешле татар читекләре бүләк иттеләр. Залда танылган җырчы Динә Гарипова да бар иде: “Без Радик Сәлимов белән дуслар. Бүген аны уңышы белән котларга килдем”, диде ул “Татар-информ”га, хореографик спектакль буенча фикерен әйтмәде. Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда еш чыгыш ясамый. Ул нигездә татар милли сәнгатен илләрдән илләргә йөртә торган коллектив. Ансамбльнең декабрь концертлары тамашачының көтеп алган тамашасы һәм ул аншлаг белән үтә. Моннан ике ел элек ансамбль “Ак морзалар” хореографик композициясен чыгарса, алдагы елларда “Җиде энҗе бөртеге” проектын тәкъдим иткән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев