Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча сценарий әзерләнгән

«Зөләйха күзләрен ача» романы сценарие әзер, дип хәбәр итә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Сценарийны Россия драматургы Ярослава Пулинович язган. Башкорт теленә тәрҗемә эшен Хөрмәтулла Үтәшев башкара. Гүзәл Яхина бестселлеры буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов куячак. Ул март аенда күрсәтеләчәк “Яратасың – яратмыйсың” спектакле премьерасыннан соң эшкә керешәчәк. Уфага 2016 елның декабрендә килүендә роман авторы  Гүзәл Яхина Айрат Абушахманов иҗатына зур хөрмәт белән каравын һәм аңа ышануын белдергән. Язучы ханым Башкорт драма театры актерлары белән очрашып фикер алышкан, сорауларга җавап биргән. «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасын киләсе сезонда тәкъдим итү ниятләнелә. Гүзәл Яхинаның ХХ гасырның 30 елларындагы кулаклаштыру чорында яшәгән татар кызы Зөләйхага багышланган китабы, бестселлерга әйләнеп, илнең 20 теленә тәрҗемә ителә. Роман авторы “Зур китап” һәм “Ачык Алан” әдәби премияләре лауреаты була. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча «Россия» каналы алты серияле фильм әзерли. Аудиоязма белән китап дисклары дөнья күргән. Зөләйханың театраль язмышы башкорт сәхнәсендә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев