Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Гафури ис. Башкорт дәүләт драма театры Казанда "Хыялга каршы" дип аталган спектакль тәкъдим итте (видео)

Казан гастрольләренең өченче көнендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры “Хыялга каршы” дип аталган спектакль тәкъдим итте. Спектакльнең жанры “героик булмаган повесть” дип билгеләнгән. Әсәр балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең тормышы һәм язмышлары хакында. Балалар йорты директорының ваемсызлыгы, өлкәннәрнең гаиләгә бала алуга җавапсыз каравы, ниһаять, баласын ташлаган яки тәртипсез тормыш алып барган ата-аналар аркасында җәмгыятьтә ватылган язмышлы балалар үсә. “Аларның нибарысы ун проценты гына тормышта үз урыны таба”, - ди спектакль геройлары һәм моның ни өчен шулай булуын тасвирлап бирә. Сәхнәдә детдом балаларының бер-берсен ничек рәнҗетүләре – кышкы салкында ялангач йөгертү, кыйнау-җәберләүләр һәм явызлыкка каршы чыккан баланы тәрәзәдән төртеп төшереп үтерүләре; икенче бер детдом баласының үзен ташлаган һәм соңыннан да алырга теләмәгән анасын үтерүе, җитәкчелекнең авырга узган детдом кызының баласын төшертүе... Тамашачы спектакльне тәнәфессез бер тында карады, яшь артистларны бик озак сәхнәдән җибәрмәде һәм залдан тетрәнеп чыкты. Спектакльдә театрның җиде яшь артисты катнаша. Рәссам аларны бөтенесен пардан киендерүе үк сәхнәдә барган тормышка кызгану уята. Артистларның төп герой Ильяс Мөхәммәтовтан кала барысы да бер образдан икенчесенә күчәләр. Алар директор Мәүлидә Нургалиевнага да, инспекторга да, бантиклы кызларга да, малайларга да әвереләләр. “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакльне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова шәрехләп барды. Үзе дә балалар йортында тәрбияләнү ачысын кичергән кеше. “Мин тәрбияләнгән сугыштан соңгы елларда мондый хәлнең булганы юк иде. Безнең директорыбыз Макаренко кебек иде. Тәрбиячеләрнең дә безгә беркайчан да кычкырганы булмады”, - диде ул. “Бу бит әдәби әсәр”, - дип, спектакльгә үз карашын белдерде драматург Мансур Гыйләҗев. Әсәрне сәхнәгә театрның яшь режиссеры Илсур Казакбаев. Куючы рәссам – “Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альбер Нестеров. Спектакль Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әсәй” әсәре һәм Ангиза Ишбулдина инсценировкасы буенча куелган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев