Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Гафури ис. Башкорт дәүләт драма театры Казан гастрольләренә сигез спектакль һәм театральләштерелгән тамаша алып килә

Традицион гастрольләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә үтә. Пресс-конференция, посвященная гастролям Башкирского государственного академического театро драмы им Бүген Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә күрше республика вәкилләре театрның уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. Гастрольләр 10 апрельдә “Каһым түрә” драмасы белән башланып китә. Сәхнәгә бу тарихи әсәрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Олег Ханов куйган. Каһым түрә ролендә – Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров. Пресс-конференция, посвященная гастролям Башкирского государственного академического театро драмы им Программада татар театр дөньясында билгеле шәхесләр Фәрит Бикчәнтәев һәм Юныс Сафиуллин исемнәре, шулай ук яшь драматург Айгөл Әхмәтгалиева исеме дә бар. Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Башдрамтеатрда “Антигона” драмасын куйган иде. Татар драматургы Юныс Сафиуллин биредә куелган “Йосыф һәм Зөләйха” музыкаль риваятен сәхнәләштерүче. Театр Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде” лирик комедиясен дә чыгарган. Режиссеры – Айрат Әбушахманов. Гастрольләргә Казан тамашачысы һәрчак көтеп алган Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Гөлли Мөбәрәкова кебек артистлар киләчәк. Фидан Гафаров “Мин синең каенанаң булам” (“Мамуля”) спектаклендә Галия Харисовна, ягъни, Мамуля ролендә. “Тамашачы Фидан Гафаровны люстрага эленеп тә карарга риза”, – ди театр җитәкчелеге. Спектакль 13 апрельдә булачак. Пресс-конференция, посвященная гастролям Башкирского государственного академического театро драмы им Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов тамашачы җыю проблемасын да яшермәде: “Мәскәү театрларыннан көнләшәм – аларда ул проблема юк. Халык комедиягә, бигрәк тә музыкаль комедия булса, йөри. Әмма бит театр спектакльнең төрлесен куярга тиеш", ди ул. Гастрольләр 16 апрельдә театральләштерелгән тамаша белән төгәлләнә. Пресс-конференция, посвященная гастролям Башкирского государственного академического театро драмы им

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев