Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә

2010 елдан бирле бәйгедә 1253 җиңүче билгеләнгән.

("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). РИТЭК "ЛУКОЙЛ" гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан итә. Бәйгегә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Бәйгенең төп максаты - территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә җирле берләшмәләрнең проектлары һәм инициативаларына ярдәм итү, актив граждан һәм оешмалар артуына шартлар тудыру.

Эльмира Зарипова республикада конкурның 2010 елдан бирле уздырылуын искәртте. 6074 заявка тапшырылган булган, 1253 җиңүче билгеләнгән. Гаризалар 15 марттан 31 июльгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр сентябрьдә тантаналы чараларда бүләкләнәчәк.

Гаризалар "Экология", "Рухилык һәм мәдәният", "Спорт" номинацияләре буенча тапшырла. Грант фонды быел 25 млн сум тәшкил итә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта "ЛУКОЙЛ" гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында иң актив һәм сүлпән катнашкан районнарны атады.

Конкурсны “РИТЭК” ҖЧҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды оештыра. Тугыз ел эчендә конкурста республиканың барлык районнары да катнашкан. 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы арасында иң активлары – Казан, Яр Чаллы, Аксубай, Яңа Чишмә, Менделеевск районнары. “Гаризалар саны буенча алар лидер. Ә Ютазы, Әлки, Балык Бистәсе районнары сүлпәнрәк”, - диде Зарипова. Аларны да активрак булырга өндәде.

Министр иң яхшы җиңүче проектлардан “Прости нас, мы вновь к тебе вернулись” (Чистайның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы), “ВзаимоПОНИмание” (“Ак барс Созидание” хәйрия фонды), “Бар кеше өчен дә бертигез мөмкинлекләр” (Менделеевск районы “Нептун” сәламәтләндерү комплексы), “Мы вместе” (Яңа Чишмә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе)не атады.

Менделеевскига килгәндә, Эльмира Зарипова андагы проект буенча, мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен спорт-сәламәтләндерү дәресләре үткәрелүен әйтте. Яңа Чишмәдә дә шундый ук проект гамәлгә ашырылган, анда коляскадагы 59 инвалид балага бассейнда шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган.

Быел гаризалар “Экология”, “Рухилык һәм мәдәният”, “Спорт” номинацияләре буенча кабул ителә. Проектлар әйләнә-тирә мохит сыйфатын арттыру, табигый объектларны саклау, чишмәләрне яңарту, табигатьтән рациональ куллану, калдыксыз җитештерүчәнлекне арттыру, халыкка экологик белем бирүгә багышланган.

“Рухилык һәм мәдәният” номинациясендә ялгыз өлкәннәрне кайгырту, инвалидларның социаль адаптациясе, балалар, караучысыз калган ятимнәргә ярдәм итү, иҗади коллективларга ярдәм күрсәтүгә кагылган, “Спорт” номинациясендә массакүләм спорт төрләрен үстерү, балалар спорты һәм туризмын үстерү кебек проектлар кабул ителә.

 

Фото: архив/Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев