Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Лотфулла Шәфигуллин татар тарихын кайтарды, ул безне киләчәккә өметле итте" - Вахит Имамов

Г.Тукай дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы кайбер кандидатлар үзләренең әрсезлеге белән туйдыра башлады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Вахит Имамов әйтте. “Исемлеккә эләккән кандидатларның исемнәре беренче кабат кына яңгырамый, кайберләре үз әрсезлеге белән туйдыра да башлады, - диде Вахит Имамов. - Халык игътибарын җәлеп итәрдәй, әдәбияттагы үз сукмагын раслардай яңа әсәрләре юк, тик иске пластинка урынына һаман буталып йөриләр. Рәссамнар да шулай, татар мөкиббән китәрдәй полотнолар бүләк итә алмыйлар. Исемлектә, 9 кандидат арасында яңа бер оешма хасил булды – “Таттелеком”. Тукай бүләгенә аның ни катнашы бар, дип меңнәр сүгенер, әмма тарихка чумып карыйк. Ниһаять, республика төзелгәннән соң үткән 100 ел буена революциягә кадәрге Гани бай Хөсәенов, Уфадагы Сәлимгәрәй Җантурин, Иж-Бубидагы Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларга тиң тәүге татар меценаты Лотфулла Шәфигуллин пәйда булды! Республикада халыкны талап миллион һәм миллиардлар туплаган карак байлар йөзләгән вә дистәләгән. Ләкин аларның һичьюгы берсе генә дә, сыңар миллион сумын да халык мәнфәгате өчен бүлеп бирми. Лотфулла әфәнде бердәнбер меценат булып, Кырлай авылында Сәгъди карт бакчасын, Арча районының Ташкичү авылында Мәрҗани музеен һәм Симетбаш авылы янында Мәрҗани чишмәсен, тагын шул ук районда генерал Гани Сафиуллин музеен, әле боларның һәммәсеннән дә мәһабәте - Биектау районында инде ун ел элек үк Иске Казан кирмәнен төзеп бирде. Югыйсә, ул да бит, нәкъ башка карак җитәкчеләр шикелле, оешма акчасын үз кесәсенә салып кына да ята ала иде. Ә ул безгә татар тарихын кайтарды, ул безне киләчәккә өметле итте”.
Мөршидә Кыямова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев