Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лос-Анджелеста яшәүче татарлар һәм башкортлар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үткән (фото)

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Америка Кушма Штатларында яшәүче Айгөл Гыймранова-Лион хәбәр итте. Бәйрәмне ватандашларыбыз шәһәр паркында, милли ризыклар белән пикник рәвешендә уздырган. Бәйрәмдә балалар аркан тартышкан, капчык киеп йөгергән, Мексика традициясе буенча «чүлмәк» ваткан. АКШта Калифорния штатының көньягында урнашкан Лос-Анджелестагы татарлар һәм башкортлар елына өч-дүрт мәртәбә – Нәүрүз бәйрәме, Сабантуй, Корбан яисә Ураза гаете хөрмәтенә очраша. «Нәүрүзне, татар, башкорт бәйрәме булмаса да, үткәрергә тырышабыз, чөнки нәкъ менә Лос-Анджелеста яшәгән татарларның күбесе Ташкенттан, Үзбәкстаннан күченеп килгән. Алар өчен Нәүрүз көтеп алынган бәйрәм, шуңа да без аны билгеләп үтәргә тырышабыз, пикник оештырабыз», – дип сөйләде Айгөл Гыймранова-Лион. Бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр өчен аркан тартышу, капчык киеп йөгерү кебек милли уеннар оештырылган. Бәйрәм ярышларыннан соң балалар өчен «пиньято» булган. Айгөл Гыймранова бу уенны түбәндәгечә аңлатты:«Пиньято – испан теллеләр күп яшәгән штатлар – Калифорния, Аризона, Техас, Флорида кебек шәһәрләрдә бик популяр булган әйбер. Аны мексикан тардициясе буенча балаларга әзерлиләр. Элек чүлмәктә булган, хәзер төрле формаларны папье-маше белән эшлиләр дә, эченә кәнфит, уенчыклар тутырыла. Шуны таяк белән ватып, соңыннан балалар бергәләп җыялар». Шәһәр паркында үткән очрашуда утызлап гаилә катнашкан. Чәй табынына татар халкының милли ризыкларын пешереп алып килгәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев