Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лос-Анджелес татарлары һәм башкортлары Сабантуй үткәргән (ФОТО/ВИДЕО)

Бәйрәмдә барлыгы 70ләп кеше катнашты, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бәйрәмне оештыручыларның берсе Айгөл Гыймранова-Лион. "Сабантуен, елдагыча, үз акчабызга оештырдык. Әйтергә кирәк, быел Сабан туенда былтыргыга караганда азрак кеше җыелды, Фейсбукта реклама җитеп бетмәде, ахрысы. Шулай да куанычлы ягы да бар - быел бәйрәмгә яңа кешеләр, моңарчы таныш булмаганнар да килгән иде. Милләттәшләребез белән бердәм булып яшәргә тырышабыз", - диде Айгөл.   Оештыручы билгеләп үткәнчә, бәйрәм программасын алар балаларга тәгаенләргә тырышкан. "Олылар, гадәттә, гапләшеп утырырга ярата, ә балалар уеннарда, Сабан туе бәйгеләрендә бик теләп катнашты", - диде ул. Соңыннан милли ризыклардан табын корып, чәй өстәле артында аралашканнар. "Сабан туен оештыруга тотылган чыгымнарны бераз каплар өчен лотерея дә оештырдык, билет кыйммәт түгел, биш доллар иде", - дип сөйләде Айгөл Гыймранова-Лион.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев