Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лондонның "Nature" фәнни журналы Татарстан галимнәре белән хезмәттәшлек итәчәк

Инглиз телле “Nature” фәнни журналы редакциясе Татарстан галимнәрен хезмәттәшлеккә чакырды. Лондонда нәшер ителүче әлеге журнал редакциясе әгъзалары Барт Верберк һәм Жоффрей Планшар белән бүген Татарстан Фәннәр академия президенты Мәгъзүм Сәлахов очрашты, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.

1861 елдан ук чыгып килүче “Nature” журналы рентген нурларын ачкан немец физигы Вильгельм Конрад Рентген хезмәтләрен, ә 1953 елда ДНК структурасы турында тәүге фәнни хезмәтләрне, яңа ачышларны дөньяга чыгарган басма.

Журналда эшләүче мөхәррирләрнең барысының да фәнни дәрәҗәләре бар, елына алар 25 фәнни хезмәтне нәшер итүгә әзерли. Киләчәктә Татарстан галимнәре дә бу журналда басылып, үзләренең ачышлары белән дөньяга танылыр дип өметләнә алар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев