Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лондонда яшәүче нәшир татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итәргә тели

Татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итү эшен Лондонда яшәүче күренекле нәшир, татар егете Марат Әхмәтҗанов башкара алыр иде – халык шагыйре Роберт Миңнуллин шундый фикердә.   Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казахстанда узган “Җәмгыятьнең рухи тормышына язучыларның тәэсире. Дөньяның тотрыклы үсеше” исемле халыкара әдәби биенналеда катнашкан һәм биредә Марат Әхмәтҗанов белән очрашып сөйләшкән. “Биенналедагы "түгәрәк өстәл"ләрнең берсе әдәбиятларны инглиз теленә тәрҗемә итү проблемаларына багышланган иде. "Түгәрәк өстәл"не, модератор буларак, Лондоннан килгән күренекле нашир Марат Әхмәтҗанов алып барды, - ди Роберт Миңнуллин. - Маратның татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итү буенча бик күп планнары бар. Әлбәттә, ул үзе, Казанга килеп, югары дәрәҗәдә сөйләшенергә тиеш. Минемчә, Марат, мөмкинлекләр булса, Равил Бохараевның эшләрен бик теләп дәвам итә алыр иде”. Марат Әхмәтҗанов - Үзбәкстанда туып-үскән татар егете, Лондонда «Hertfordshire Press» нәшриятына нигез салучы.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев