Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лондод күргәзмәсендә Казан туристлык потенциалын тәкъдим итәләр

7 ноябрь Бөекбритания башкаласында World Travel Market-2016 күргәзмәсе ачылды, анда Казан аерым стенд белән тәкъдим ителгән дип хәбәр итә башкала мэриясе матбугат хезмәте.

Казан стенды кунаклары гармунчы Айдар Вәлиев башкаруындагы татар көйләре астында милли ризыклардан авыз итә алалар. Биредә шулай ук Казанның туристлык индустриясе мөмкинлекләре турында белергә мөмкин, сәяхәтләр бюросы һәм күңел ачу комплексы тәкъдим ителә.

Күргәзмә 7-9 ноябрьдә узачак һәм туристлык индустриясе, сәяхәтләр һәм экскурсия турлары бюросы профессионалларын, авиаташучыларны, диңгез һәм елга круизларын оештыручыларны һ.б. бер мәйданчыкка җыячак. Гомумән, анда 50 меңнән артык кеше катнашачак, 5 меңнән артык компания тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев