Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лидия Әхмәтова Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды

Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсендә сәхнәдән аның дусты эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Тереза Камалова да котлады. “Сезне бирегә чыгып котламыйча булдыра алмадым. Сезгә талантыгыз өчен рәхмәт”, - дип башлады ул сүзен һәм хәйрия эшләрендә катнашуы өчен дә рәхмәтләрен җиркерде. “Әти-әниләрегезгә изге догада булыйк. Балаларыгызга, якыннарыгызга, укучыларыгызга бәрәкәт телим”, - дип җылы сүзләрен әйтте Тереза Камалова. Мәгълүмат өчен. Тереза Камалова - эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче. Аның заманында «Белла-Карина» балалар мода театры оештыруы, «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», «Домашний» телеканалында алып баручы булуы билгеле. «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты була, «Дин энҗесе» мөселман йорты оештыра. Тереза Камалова – 1995 – 2005 елларда Казан мэры булган Камил Исхаковның кызы. Искәртеп үтәбез, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе үтте. Кичә кунаклары арасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм башкалар бар иде. Лидия Әхмәтовага  сәхнәгә алып менеп беренче чәчәкләрне хезмәттәше – Татарстан Республикасы Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков тапшырды. Ә кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәше – Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лидия Әхмәтова Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды һәм алга таба да матур тавышын югалтмыйча халкыбызны сөендереп яшәвен теләде. Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов Лидия Әхмәтованы беренче тапкыр Камал театры сәхнәсенә концертка алып чыккан чакларын искә төшерде, аның иҗат юлындагы һәм карьера уңышларын искәртеп үтте. Юбилей котлауларын Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дәвам итте: "Лидия Әхмәтова Себердә туса да, ул – безнеке. Районыбызның беренче горурлыгы Галия Кайбицкая булса, икенчесе – Лидия Әхмәтова", – диде ул. Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән дә Мактау грамотасы тапшырды. Кайбыч районы котлауларына Мамадыш районы Мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов кушылды. Ул Лидия Әхмәтованы үз районы җырчысы дип санауларын әйтте. Республиканың Керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән "Туганайлар" газетасы мөхәррире Людмила Белоусова котлады. Лидия Әхмәтова юбилей концертында туксанынчы елларда үзен таныткан "Алтын балык" җырын, үзе көен язган "Яратып туялмадым" җырын тәкъдим итте. Программа татар һәм рус җырлары, джаз музыкасы, дөнья халыклары биюләре белән дәвам итте. Коцертта Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Халыкара конкурслар лауреатлары Азат Фазлыев, Илгиз Шәйхразиев, Дилия Әхмәтшина, Рөстәм Насыйбуллин, Эльнар Сабирҗанов, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле, «Сәлам» фольклор ансамбле һәм башкалар катнашты. Махсус кунаклар – «Голос» телевизион проекты финалчысы Мари Карне һәм Зоряна Фәрхетдинова (Мәскәү шәһәре) . lidia  
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев