Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лиана Сәетова һәм Артур&Марат дуэты "#2017 елга язылу бүләк ит" акциясенә кушылды (фото)

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова һәм Татарстанның атказанган артистлары, Артур&Марат дуэты “Татмедиа” АҖендә 10 ноябрьдән башланган “#2017 елга язылу бүләк ит” акциясенә кушылды. Алар “Сөембикә” журналына язылды.

10 ноябрьдә старт алган “#2017 елга язылу бүләк ит” хәйрия проекты үз эшен дәвам итә. Бу акциядә катнашучылар, газета-журналларга киләсе яртыеллыкка язылып, аны балалар һәм картлар йортларында тәрбияләнүчеләргә бүләк итә. Бүген акциядә катнашучылар "Сөембикә" журналына язылып, махсус чыршы уенчыкларына истәлек автографы куйды һәм аларны "ТАТМЕДИА чыршысына" элеп калдырды.

Лиана Сәетова “Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар” иҗтимагый оешмасы президенты да буларак, язылуны оешманың кураторлыгында булган Дәрвишләр бистәсендәге беренче номерлы корреция мәктәбенә бирергә булды. “Мин шулай итеп аларга бераз булса да, ярдәм итәргә телим”, - диде Лиана Сәетова.

Артур&Марат дуэты исә Казанда булганда һәрвакыт мондый проектларда катнашырга тырышабыз диделәр. “Без “Сөембикә” журналына инде язылдык һәм аны картлар йортына бүләк иттек. Кемдер туган йортына, кемдер балалар йортына бирә, ә без картлар йортын сайладык. Чөнки йөрәк – ул һәрвакыт яшь, ул һәрвакыт яратырга тиеш”, - диделәр алар.

[gallery link="file" columns="1" size="medium" ids="12360,12361,12362"]

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев