Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лев Толстойны искә алу көнендә Казанда язучы белән бәйле урыннарга сәяхәт оештырылачак

20 ноябрьдә Казанда язучы Лев Толстойны искә алачаклар. Бу көнне иҗади җәмәгатьчелек башкаланың Лев Толстой скверында язучының һәйкәленә чәчәкләр куячак, дип хәбәр итә Татарстанның Милли музее матбугат хезмәте.

Лев Толстой (1828-1910) Казанга 1841 елда килә. 1844 елда ул университетның фәлсәфә факультетына көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә, 1845 елда юридик факультетка күчә, ә 1847 елда укуын тәмамламыйча Казаннан китә. Язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр, Казанда үтән елларын булачак язучының тормышында мөһим чор булуын искәртә. Биредә ул беренче әсәрләрен яза, көндәлек алып бара башлый. Казаннан китсә дә Толстой бу якларны онытмый. Шәһәрнең тормышы белән кызыксынып, Казан кешеләре белән очрашып тора, килеп тә китә.

20 ноябрьдә язучының вафатына 106 ел тула. Толстойны искә алу көнендә Татарстан Милли музеенда Казанның Суворов училищесы курсантларына язучы гомеренең соңгы көннәре турында “Полустанок” документаль фильмы күрсәтеләчәк, “Толстой һәм Казан” темасына лекция дә укыячаклар. Шулай ук Казанда Толстой урыннары буенча сәяхәт тә оештырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев