Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лев Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кытай студентлары Spell Battle тел проектында катнашты (ВИДЕО)

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Spell Battle тел проектының чираттагы уены булды. Уенда Кытайдан килгән 36 студент катнашты. Алар Сиань университетыннан килеп, Казанда бер еллык стажировка уза. Проектның асылы телдән кабатлап, орфография диктантын берничә телдә оештыру. Бу уенда эшче телләр булып инглиз һәм рус теле алынды. “Катлаулы” сүзләр алдан ук карточкаларга язылган һәм вазаларга салып куелган. Жюри әгъзалары карамыйча гына, карточканы тартып ала һәм телдән әйтә. Катнашучылар парлап сәхнәгә чыга, анда шалтыравык урнаштырылган. Пардан җавапны беренче белгән кеше тиз генә шалтыравыкка баса, жюри әйткән сүзне телдән хәрефләп кабатлый. Жюри әгъзалары итеп КФУ укытучылары чакырылган. Филология фәннәре докторы Зөлфия Юсупова рус сүзләренең дөреслеген тикшерде. Педагогика фәннәре кандидаты Гөлнара Алиева инглиз сүзләре өчен җавап бирде. “Spell Battle - орфография бәйгесе, аның ярдәмендә телне өйрәнү дәрәҗәсен, грамоталылыкны бәяләп була. Кытайдан килгән 36 студент өчен инглиз теле дә, рус теле дә туган тел түгел. Шуңа күрә аларның һәрберсенең җиңү ихтималы бертөрле, - диде бу проектны оештыручы дүртенче курс студенты Гүзәл Шәвәлиева. - Без чираттагы уенны уздырырга җыенганда, барлык мәгълүматны интернетка куябыз, теләге булган һәркем катнаша ала”. Беренче уен 2016 елның 15 декабрендә узган булган. Баштагы айларда Spell Battle уены бары тик рус телле студентлар өчен генә һәм рус, татар, инглиз телләрендә уздырылган. Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында оештырылган әлеге тел проекты танылу алгач, уңышлы проектта меңнәрчә студент катнаша башлаган. Телне белү дәрәҗәсенә карап, сүзләрнең катлаулылыгы үзгәрә. Проект “Ел студенты” республика премиясе номинанты булган. Spell Battle девизы: “Сүзне хәрефләп кабатла, соңгы сүз синеке икәнен исбатла!”.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев