Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Лев Гумилев - төрки халыклар тарихы нинди зур һәм нинди бай икәнен күрсәткән тарихчы" - Искәндәр Гыйләҗев

Тарихчы, археолог, язучы Лев Гумилевның Казан шәһәре үзәгендә – Петербург урамы башында куелган һәйкәленә республика җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды. Бөек тарихчыны зурларга татар язучылары һәм татар галимнәре аеруча күп килгән иде. Килүчеләр арасында Башкортстан вәкилләре дә бар иде. Мәгълүмат өчен. 1 октябрьдә тарих фәннәре докторы, язучы, татар халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән бөек галим Лев Гумилевның тууына 105 ел. 2005 елда – Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Петербург урамы башланган урында Лев Гумилевка бюст ачылган иде. Лев Гумилев күренекле шагыйрьләр Анна Ахматова һәм Николай Гумилев гаиләсендә туган. Рәсми чарада чыгыш ясау хокукы күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗевка тапшырылган иде. “Лев Гумилев – ХХ гасыр рус тарихындагы гаҗәеп шәхес. Ул төрки халыклар тарихы нинди зур һәм нинди бай икәнен, төрки халыклар рус дәүләте составында үз урыннарын алып торганны, аларның дәүләт төзелешендә һәм формалашуында нинди зур роль уйнаганын күрсәткән тарихчы, - дип сөйләде Искәндәр Гыйләҗев һәйкәл янында. - Тагын бер кызык нәрсә – ул тарихны матур тел белән ачык, мавыктыргыч итеп яза. Бик күп тарихчы алай яза алмый. Бу яктан да ул безнең өчен үрнәк булып тора”. “Без тарихны үзгәртергә күнеккәнбез, - дип дәвам итте Искәндә Гыйләҗев. - Минемчә, тарихның иң кызыклы һәм әһәмиятле ягы – тарихны үзгәртеп булмый. Ә без тарихны болай да борабыз, тегеләй дә борабыз. Безгә ничек ошый, безгә бүген ничек кирәк – шулай итәбез. “Россия – это страна с непредсказуемым прошлым” дип әйтәләр бит. Гумилев тарихка ихтирамлы карарга, чыганакларга таянырга өйрәтә - иң әһәмиятлесе шул. Чөнки тарихчыдан объектив караш таләп ителә, үткәннәрне мөмкин кадәр төгәл тасвирлау таләп ителә. Гумилевның тарихи эзләнүләре шундый мөмкинлек бирә”. “Без телебез язмышы турында борчылып яшәгән көннәрдә бирегә җыелып, рус исеме белән бүтән милләтне яратып, аның тарихын чәчәккә күмгән, дөреслекне язган Гумилев кебек кешеләрне зурлыйбыз, - дип Искәндәр Гыйләҗевның чыгышын дәвам итте Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. – Без Гумилевны беркайчан да онытмыйбыз. Шуңа күрә Казанның үзәгендә Тукай мәйданында аңа һәйкәл куелуы - ул татарның йөрәгенә май булып ята торган бер матур үрнәк. Без рус халкы белән гомер-гомергә матур яшәдек, бер-беребезгә хөрмәтле булдык. Ключарев безгә матур көйләр язса, Шаляпинның Казанда тууы белән горурлансак, без үзебезнең шушы егетебез белән дә горурланып яшибез. Беркайчан милләтләрнең теле бер-берсенә комачаулык итмәде. Без бер-беребезне яратып, аңлашып яшәдек. Киләчәктә дә Гумилевка чәчәкләр китерербез, аңа булган хөрмәтебезне киләчәк буынга җиткерербез”, - диде ул.

Җәмәгатьчелек Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салды

 
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев