Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лениногорскида яңа һәйкәл ачылган

Лениногорскиның “Бәкер” шифаханәсе территориясендә шифаханәнең моннан ике ел элек вафат булган баш табибы Фаяз Ибраһимовка һәйкәл ачылды, дип хәбәр итә http://www.zamansulyshy.ru/сайты.

Тантанага бик күп кеше җыелган иде: шифаханә хезмәткәрләре; Казаннан, шәһәрдән, якын-тирә авыллардан килгәннәр.

Һәйкәлне республика профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Фаяз Ибраһимовичның улы, шифаханәнең баш табибы Марат Ибраһимов ачып җибәрде. -Бу - безнең өчен бик истәлекле көн, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучылар. Фаяз Ибраһимовичның баш табиб булып торганда башкарган хисапсыз эшләрен, кешелеклелек, игелеклелек үрнәге булып торуын искә алдылар.

Ахырдан һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Анда “Бәкерем” яшәсен өчен, яралган минем җаным” дигән сүзләр уелып язылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев