Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лениногорск шәһәрендә иҗади сәнгать эшләнмәләренең Бөтенроссия күргәзмәсе эшли башлады

27 сентябрь Лениногорск шәһәре педагогия колледжында урта махсус белем бирү йортлары һәм укытучыларының иҗади эшләре Бөтенроссия күргәзмәсе эшли башлады. Аны ачу тантанасы училищеның актлар залында үтте, дип хәбәр итте Лениногорск районының “Заман сулышы” газетасы.

Ул быел Россиядә унбишенче тапкыр үткәрелә. Күргәзмәдә Барнаул, Красноуфимск, Златоуст һәм башка шәһәрләрдән, Башкортстаннан килгән кунакларның сәнгать эшләре урын алган. Анда милли киемнәр, агачтан, төрле тукымалар ярдәмендә эшләнгән картиналар һәм башка эшләнмәләр куелган, гомумән, анда нәрсә генә юк!

Әлеге күргәзмә бу атна шимбәгә, ягъни 1 октябрьгә кадәр эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев