Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лениногорск шахматчылары җыелма командасы республика чемпионатында җиңү яулап кайтты

Казанда узган шахмат буенча республика чемпионатыннан безнең шахматчылар күңелле хәбәр алып кайтты, дип хәбәр итә "Заман сулышы" газетасы.

Лениногорскиның җыелма командасы дүртенче ел рәттән үз төркемнәрендә беренче урын алды. Республиканың шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров безнекеләргә кубок һәм алтын медальләр тапшырды. Команда составында чыгыш ясаган Владимир Шуваткин, Марат Гыйләҗев, Сергей Михайлов, Артём Афанасьев, Марсель Мөбәрәкшин, Виктор Токарев, Дарья Фролова, Динара Сафиуллина, Адилә Тукаева республика чемпионнары булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев