Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лениногорск районының төрле милләт вәкилләре яши торган авылында төзекләндерелгән мәчет ачылган

Бәйрәм көннәрендә Лениногорск районы Ивановка авылында мәчет ачылды, дип хәбәр итә zamansulyshy.ru сайты.

Бинаны тулысынча төзекләндереп, әллә каян күренеп торырлык итү өчен 12 ел вакыт киткән. Әлеге изге эшне башлап, башыннан ахырына кадәр Туктаргали абый Талипов алып барган. Ни үкенеч, мәчет ачылу тантанасында ул үзе катнаша алмады: бик нык авырып, хастаханәдә ята, диделәр.

Әлеге мәчетнең үзенчәлеге – аның төрле милләт вәкилләре, төрле дин тотучылар яшәгән авылда барлыкка килүендәдер. Бәйрәмдә катнашкан авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алина Бодряева билгеләп үтүенчә, бүген авылда рус, чуаш, татар, үзбәк, таҗиклар һәм украиннар яши. Алар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә дәвам итсен иде, диде ул. Әлеге гыйбадәтханәнең авылда яшәүче мөселманнарга хезмәт итүен теләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев