Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лениногорск районында кымыз бәйрәме уздырылачак

Лениногорск районында кымыз бәйрәме булачак. Ул 23 июль көнне Каран авылында урнашкан “Алмакай” ат утарында узачак. Бу хакта район газетасының “Заман сулышы” социаль төркеме хәбәр итә. Татар атларын үрчетүче әлеге утар Бөгелмә районының Карабаш авылы фермеры Фәрит Нәбиулинныкы булып чыкты. Каран авылы аннан алты чакрым ераклыкта гына урнашкан. Анда 200 ләп ат асрала. “Башкорстан якларында мондый бәйрәмнәр уздыру күптән гадәткә кертелгән. Бездә элек кымыз ясасалар да, бу шөгыль тукталып торган. Быел бәйрәмне кабат торгызырга булдык”, – дип белдерә фермер газета хәбәрчесенә. Анда Әлмәт, Ютазы районнарындагы кымыз җитештерүчеләрне дә чакырырга җыеналар. Бәйрәм өчен ничә литр кымыз җитештереләчәк, дигән сорауга Фәрит Нәбиуллин: ”Кем күпме алып килә инде, ә без үзебез 50-60 литр әзерләячәкбез”, – диде. Бәйрәмне үзенчәлекле итеп оештырмакчылар. Катнашучылар чыбыркы бәйләү, шартлату, ат иярләү кебек ярышларда осталыгын күрсәтергә мөмкин. Таш ыргыту бәйгесе дә булачак. Кем авыр ташны еракка ыргыта – шул җиңүче. Кымыз ясау буенча мастер-класслар да уздырылачак. Теләгәннәр әлеге эчемлектән авыз да итә ала. Кымыз бәйрәме сәгать унда башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев