Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ленин бабай оныклары

Татар Конгрессы эшчәнлеген яктыртканга, кан кардәшләребез яшәгән авылларда еш булырга туры килә. Мордовия, Чуашстан, Пенза, Самара якларында гомер итүче милләттәшләребезнең җир җимертеп эшләүләренә, таза-төзек йортларда торуларына бер мин генә түгел, башка журналистлар да сокланып, тел шартлатып кайта идек. Ә менә Ульян өлкәсендәге Иске Кулаткы районын гизеп йөргәннән соң, күңелдә башкачарак тәэсир калды. Соклану катыш аптыраш дип билгеләр идем мин ул тәэсирне. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмис Сафин, Иске Кулаткы районында татар матбугаты җыены оештырабыз, дип чакыргач, без – бер төркем газета-журнал вәкилләре милләт­тәшләребезнең хәлен белеп кайттык. Безнең белән бергә сәфәр чык­кан күренекле җырчыбыз Мө­нир Якупов йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп җырлавы өстенә туган ягын өзелеп сөюче – Иске Кулаткының Иске Атлаш авылы баласы булып та истә калды. Кулаткының бәхете Эдуард Ганиев. Ак байларыбыз турында сүз чыкканда, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров­ның бу исем-фамилияне телгә алмый калганы юк дисәм, һич тә арттыру булмас. Башкалабызда Конгресс оештырган бер чараны да калдырганы юктыр аның. Нинди яңалыкларыгыз бар, дип сораштыра башласаң, гадәттә аның җавабы кыска була: йөз мәр­тәбә ишеткәнче, бер мәртәбә кү­рүең яхшырак, үзегез килеп күре­гез. Шөкер, менә форсаты да чыкты. Ничек өлгерәдер: хәзерге вакытта берьюлы ике зур вазыйфа башкара Эдуард әфәнде. Саратовтагы “ГЭКСАР” электротехника заводы генераль директоры да, Иске Кулаткы муниципаль районы башлыгы да ул (атнаның өч көнен Кулаткыда, дүрт көнен Саратовта уздырам дип аңлатты үзе). Саратовтан туган ягына – Иске Атлаш авылына даими кайтып йөргәнгә, төбәктәге вәзгыятьне яхшы белә ул. Дүрт ел элек Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов тәкъдим иткәч, бу җаваплы эшкә дә алынган. Дини-милли гореф-гадәт­лә­ребезне тергезүне, күренекле шә­хесләребезне яд итүне максат итеп, районда “Кулаткы укулары” уздырыла (аның унбишенчесе был­тырның ахырында Болгарда үткәрелде), Хәбибулла ишан Хан­сөяров, Сәгыйть Сүнчәләй исем­нәре онытылмый, 26 мәчет гөр­ләп эшләп тора, мөселманнар зия­рәт кыла торган суфыйларның каберләре тәртиптә тотыла, авыл тарихлары язылып нәшер ителә икән – боларның бөтенесендә Эдуард әфәнденең өлеше бар. Шунысы гыйбрәтле: үзәктә өчен­че мәчетне салырга йөр­гәндә, бик зур түрәгә, үтә хәллегә әй­ләнгән Мәскәүле якташларына мөрә­җәгать итеп карыйлар. Тегесе яр­дәм күрсәтәсе урында, ярдәмче­ләре аша район газетасында “Кулаткыга өченче мәчет кирәкме?” дигән язма бастырта... Шуннан соң район үзәгендә барлыкка кил­гән өч мәчет тә Э. Ганиев исе­менә бәйле. Иске Кулаткы хал­кының йөздән туксан сигез өле­шен татарлар тәшкил иткәнгә, һич тә күп түгел бу. Былтыр Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Иске Кулаткы җирлегендә уздырылды. “Был­тыр әле­ге милли бәйрәме­безне уз­дыруның ярты чыгымын Эдуард әфәнде үз җилкәсенә алды”, – дип сөйләде бу уңайдан соңрак якташлары. “Ул чын мәгъ­нәсендә хуҗа. Дини тормыш, мәгариф, мәдәният, сә­ламәтлән­дерү, авыл хуҗалыгы – барысы да аның ярдәме белән алып барыла. Ул ярдәм итүдән, игелек эшләүдән тәм таба. Шундый киң күңелле, юмарт, олы җан­лы кешебез, районны әйдәп баручы абыебыз”, – дип аны алдында да, артында да мактаула­рының шаһиты булырга туры кил­де безгә. Совет системасы сакланган Бу якларны барып күргәнче үк, Иске Кулаткы укуларында даими катнашып килгән Татарстан имамнарыннан, анда совет системасы сакланып калган, Мәскәүдән кил­гән ярдәмгә өметләнеп яши торган төбәк ул, анда сөрүлек җирләрнең яртысы диярлек файдаланылмый, сөрелми-чәчелми бит, дигәнрәк аһ-зарларны ишетергә туры килә иде. Махсус туры китер­гәндәй, безнең сәфәребез Ленин­ның туган көненә – 22 апрельгә туры килде. Ульян өлкәсе, элеккечә әйткәндә, Сембер җире Россия, гомумән, кешелек тарихында яңа җәмгыятькә – СССРга нигез салучы Владимир Ульянов-Ленинның ватаны, туган җире буларак мәгълүм. Советлар Союзы вакытында ульяннар өчен бик зур горурлык кына түгел, дотацияләр җәлеп итү мөмкинлеге дә иде бу хәл. Ничек инде революция юлбашчысының ватаны ярлы-фәкыйрь булсын! Әмма коммунис­тик идея буш куык булып чыкты, СССР дигән дәүләт сиксән ел да яши алмады. Ни кызганыч, ульяннар, шул исәптән кулаткылар да бу идеологиядән баш тартмаган икән. Ленинның туган көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган бәйрәм митингы моның ачык мисалы булды. Ветераннар, укытучылар, мәктәп балалары: “Ленин идеяләре мәңгелек, Җир шарының төрле-төрле почмакларында бүген дә бу идея белән рухланып яшиләр”, – дип чыгыш ясагач, мин үземне балачагыма – үт­кән гасырның җитмешенче елларына кайткандай хис иттем. Югыйсә биредә колхоз-совхозлар, сәнәгать ширкәтләре күптән таркалган, сөрүлек җирләрнең яртысы диярлек файдаланылмый икән. Әле дистә ел элек кенә районда 17 мең кеше яшәсә, бүген районда 12 меңнән чак кына артык кеше гомер сөрә. – Бюджет урыннарына санаулы кеше генә урнаша ала. Үзебездә эш урыннары булмагач, шактый кеше Мәскәү, Ленинград, Төмән, Самара якларына барып эшләргә мәҗбүр. Сменалап – унбишәр көн, айлап эшләүчеләр дә бар. Башка авыллардан ир-атлар читкә китеп мал тапса, Урта Терешкә авылы хатын-кызлары Мәскәүгә эшкә йөри. Домодедово аэропортында сухой паек төреп тора, пекарняда эшли, төрле учреждениеләрдә идән юа, җыештыра. Шул ук вакытта кайбер авылларыбызда эшсез, ялгыз яшәп ятучы ир-атларыбыз, эчкечелеккә бирелеп, юкка чыга. Бездә фермерлар аз, булса да алар­га әллә ни эшче көч кирәкми, кышын аларга да эш булмый диярлек. Атна саен газетабызда, йорт, фатир сатыла, дигән игълан бастырабыз. Әмма сатып алучылар кү­ренми, – дип сөйләде безгә җирле халыкның көнкүрмеше турында “Күмәк көч” район газетасы мөхәр­рире Майзә Масиева. Яңа Зимничә авылына баргач, сала җирендәге халыкның ничек кимеп баруына үзебез дә шаһит булдык. Әле егерме ел элек кенә биш йөзләп йортлы зур сала булган ул. “Хәзерге вакытта бездә дүрт йөзләп йорт калды. Шуның 292сендә генә кеше яши, йөзләбе буш тора”, – дип сөйләделәр әлеге авыл зиратында җирләнгән мәш­һүр Хәбибулла ишанның төрбәсен зиярәт кылырга баргач. Дөрес, Эдуард Ганиевның туып үскән авылы Иске Атлаш, бигрәк тә аның мәктәбе шактый төзек, нык кү­ренде. Андагы укытуның торышы, барча укучының шахмат-шашка белән мавыгуы да ошады безгә. Һәр укучының диярлек компьютер белән тәэмин ителүе дә мактауга лаек. Авылда аптека, почта, клуб, балалар бакчасы да эшли. Тик шунысы гына бар: мәктәптә нибары 52 бала укый. Күрәсең, монда да яшьләр аз кала. Авылда үз эшен ачкан ничә кеше бар дип кызыксындык. Өчәү генә икән. Гомумән, районда да 43 кенә эшкуар бар дип әйттеләр безгә. Чуашстанның Батыр, Комсомол районнарындагы татар авылларында дөньяга аваз салучы сабыйлар вафат булучыларга караганда ике мәртәбә артыграк дип әледән-әле язып торабыз. Иске Кулаткыда үлем-китем өч тапкыр күбрәк икән. Әйтик, 2014 елны 88 бала туган булса, 290 кеше үлеп киткән, 2015 елны 73 сабый туса, ике йөздән артык кеше вафат булган, 2016 елны 66 нарасыйны биләүсәгә төрсәләр, 250 кешене җир куенына иңдергәннәр. Соңгы елларда районда дүртәр-бишәр сабыйны асрауга алучы гаиләләр күбәюне әлеге сискәндергеч хәлгә җавап дип тә аңларга кирәктер, күрәсең. – Үз заманында бу тарафларга килеп урнашкан бабаларыбыз йомышлы татарлар булган. Шактые дәүләт хезмәтендә көн күргән, илебезнең көньяк чикләрен саклаган, казна хисабына яшәгән, – дип сөйләде безгә җирле тарихчылар. Шушындый ук икътисадый вәз­гыятьтә яшәп ятучы Курган татарлары эскен бабаларының Себер ханлыгы вакытында сарай сакчылары булуын бәян иткән иде. Һа­ман дәүләткә өмет итү, дәүләттән көтү кайбер төбәкләрдә, шул исәп­тән Ульян якларында гомер итүче  милләттәшләребезнең дә бер хасиятенә әйләнгән, коммунизм төзү хыялы бу сыйфатны тагын да көчәйткән, күрәсең. Әмма Эдуард Ганиев төшен­келеккә бирелми. Көнбатыш санк­цияләре, соңгы вакытта үзен отыры сиздергән кризис галәмәтләре шәһәргә китеп урнашкан яшь­ләрне җиргә борыр, авылга әйлә­неп кайтырга мәҗбүр итми калмас дип гөманлый, авылның киләчәген кооперация­ләрдә, хезмәт бүлене­шендә, крестьян-фермер хуҗалык­ларын ишәйтүдә күрә ул. Җир хуҗалары, милекчеләр артсын иде дип хыяллана. Чынлап та, хуҗага түгел, үземә эшлим дип исәп­ләү­челәр артмый торып, Кулаткыга кот кунмас, дип юрадык без сә­фәрдән кайтканда.
Рәшит МинҺаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев