Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ленар Шәех – Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты булды

Татар язучысы Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләккәлаек булды. Әлеге премиягә аны Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press» нәшрият йорты тәкъдим итте. Халыкара бүләк моннан биш ел элек Евразия иҗат берлеге тарафыннан оештырылып, ел саен төрле илләрдә яшәп иҗат иткән күренекле каләм әһелләренә, танылган галимнәргә, артистларга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә бирелеп килә. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә күренекле рус актрисасы Мария Ермолованың музей-йортында узды. Ленар Шәехкә лауреат дипломы, алтын медаль һәм истәлек билгесе тапшырылды. Чара Евразия иҗат берлеге президенты Карина Сарсенованың эчтәлекле чыгышы һәм Казахстаннан килгән сәнгать әһелләре концерты белән үрелеп барды. Дипломда, Карина Сарсеновадан кала, Казахстан Республикасы Язучылар идарәсе рәисе Нурлан Оразалинның, дөньякүләм танылган казах виртуоз-скрипкачысы, Бирмингем консерваториясе профессоры Марат Бисенгалиевнең һәм Каспий университеты ректоры Жолдасбәк Нусеновның имзалары бар. - Бүген без бөтенләй башка заманда яшибез, мөмкинлекләр күп, чикләр дә, юллар да ачык, – диде Ленар Шәех. – Без еш кына Совет чорын ачуланабыз, ләкин ул вакытта язучының дәрәҗәсе бик югары булган, аның хезмәте тиешенчә бәяләнгән, шулай булса да, чит илләргә чыгу чикләнгән. Хәзер исә киресенчә. Белгәнегезчә, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех узган ел Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара «Open Eurasian Literature Festival & Book Forum» әдәби фестивалендә Гран-прига лаек булган иде. Шулай ук аның Лондонның «Hertfordshire Press» нәшриятында «One of you» дигән инглизчә китабы да дөнья күрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев