Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ленар Шәех Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек булды

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Абдулла Алиш исемендәге премиянең яңа кандидаты расланды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте. Идарә утырышы карары белән, балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә торган мәртәбәле премиягә 2014 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан "Алдамыйм" шигырьләр җыентыгы өчен Ленар Шәех лаек булган. Мәгълүмат өчен. Татарстан язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге премия 1996 елны гамәлгә куелган һәм аның беренче лауреатлары Шәүкәт Галиев белән Ләбибә Ихсанова булган. 1997 ел лауреатлары – Роберт Миңнуллин белән Рөстәм Мингалим. “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары да, “Әкият” дәүләт курчак театры да әлеге премия лауреаты.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев