Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар гаиләләренең 30 еллыгын бәйрәм итте (ВИДЕО)

Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновның гаиләсенә шушы көннәрдә 30 ел тулды. Шул уңайдан алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова тарафыннан үткәрелгән республикабызның үрнәк гаиләләрне җыйган мәҗлестә катнашты.

Шул чарадан фото бу:

Күп тә үтмәде Фәтхетдиновлар аерым бәйрәм оештырды. 30 еллык юбилейны алар дуслары, туганнары арасында үткәрде. Ресторанга җыелган кунаклар арасында, әлбәттә, эстрада вәкилләре дә күп. Тамашаны Җәвит Шакиров алып барды.

"Без монда булмаска мөмкин түгел иде, - ди Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова, - нәкъ 15 ел элек безнең Илдар белән танышуыбызда Салават төп рольне уйнады".

Бәйрәмнең кайбер мизгелләрен әлеге видеолардан күрә аласыз:

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев