Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лейкозлы сыерның сөте сәламәт сыер сөтеннән арзанрак бәяләнәчәк – Баш ветеринария идарәсе

Лейкоз авыруына дучар булган сыерның сөтен сату өчен электрон озату документы тутырганда кыенлыклар туа. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте. “Меркурий” системасында авыру сыерның сөте тамгалы була, кызыл белән янып тора. Бу – сөтне урнаштыруда берникадәр кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә авыру терлекләрне киметү юнәлешендә эшләргә кирәк”, - диде баш ветеринар. Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, 1 июльдән гамәлгә керүче электрон товар озату документының лейкозлы сыерлардан арынуда да файдасы көтелә. “Меркурий” системасы лейкозлы сыерлардан арыну өчен эшләячәк, әлбәттә, аның файдасы да булачак. Әмма 1 июльдән электрон товар озату документы гамәлгә керү белән, барлык лейкозлы сыерны тиз генә сатып бетереп булмаячак. Әлбәттә, аларны аерырга, араларга кирәк. Лейкозлы сыер сөтен аерып сатарга тиеш булабыз. Таләпләре арта. Әмма 1 июльдән барлык авыру сыерны иткә тапшырып, проблемадан котылабыз дигән сүз түгел бу”, – диде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе. “Лейкозлы сыерлар темасы – авырткан җир булып кала бирә. Әмма ул алга таба тагын да кискенләшәчәк. Безнең аңлавыбызча, лейкозлы сөтнең бәясе сәламәт сыер сөтенә караганда түбәнрәк булачак”, - диде Алмаз Хисаметдинов.
  • Республикада барлык мөгезле эре терлекнең 15 проценты лейкоз авыруына дучар.
“Ел саен без бу санны киметергә тырышабыз. Беренче ике елда - 5әр, узган ел 3 процентка киметтек. Бу өлкәдә эш бара, әмма ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итеп бетерү өчен безгә 4-5 ел вакыт кирәк”, - диде Татарстанның баш ветеринары.
  • Лейкозлы сыер сөтен сату өчен электрон товар озату документы алганда да кыенлыклар бар.

Татар-информ Автор: Чулпан Шакирова фото: Татар информ архивы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев