Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Легендар артистларыбызга Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым исеменнән рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырылды

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  янындагы паркта агач утырттылар. Изге гамәл Россиянең атказанган, Татарстанның  халык артисты Эмиль ага Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра апа Сөләйманова исеменнән башкарылды. Исегезгә төшереп узабыз, әлеге күркәм традиция моннан бер ел элек, 2015 елның 30 октябрендә барлыкка килде. Беренче ике агач Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалова исеменнән утыртылган иде.

2016 елның 26 апрелендә паркта тагын бер чыршы бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууга – 130, Татар филармониясенә шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулу уңаеннан утыртылды. Халкыбызның мәшһүр шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү максатын күздә тоткан чарада Татарстанның мәдәният һәм урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, филармония коллективы, “Илһамият” клубына берләшкән сәхнә ветераннары катнашты. Чарада шулай ук каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым исеменнән рәхмәт хатлары һәм шагыйрь тууга 110 ел тулуга тәгаенләнгән медальләр тапшырылды. Татар филармониясе залында  ветераннар өчен  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы ансамбле концерты да тәкъдим ителде. Музыка һәм өлкәннәрне хөрмәтләү көненә багышланган чара ветераннарның чәй табыны артында аралашуы белән тәмамланды. Ветераннарыбыз өйләренә истәлекле бүләкләр һәм күңел тулы шатлык алып кайтып китте.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="6127,6129,6130,6131,6132,6133"]

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев