Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ләбиб Лерон - Гамил Афзал премиясенең алтынчы иясе

15 декабрь Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премия иясе аталды, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Премияне гамәлгә куючылар - Актаныш хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге. Гамил Афзал исемендәге әдәби премиянең беренче иясе - күренекле драматург Туфан Миңнуллин. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов ия булды. Бүген исә Актаныш мәдәният сараенда Гамил Афзал премиясенең алтынчы иясе аталды. Бүләккә шагыйрь, публицист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон ия булды. Премияне аңа Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев