Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Латвиянең "Идел" татар җәмгыяте татар һәм латыш халык әкиятләреннән торган җыентык бастырган

Китапка 7 татар, 7 латыш әкияте кергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Идел» җәмгыятенең җитәкчесе Ринат Ахунов хәбәр итте. “Әкиятләр китабы ике милләтне: татар һәм латышларны бер-берсе белән таныштыру өчен чыгарылды. Ул сатуга куелмаячак, татарлар белән кызыксынучыларга, кунакларга бүләк итеп биреләчәк. Аңа кергән әкиятләр көлкеле дә, гыйбрәтле дә, алар яхшылыкка өйрәтә”, - диде Ринат Ахунов. Җыентыкны Ләйсән Билалова төзегән. Татар халык әкиятләреннән китапка «Сандугач», «Кәҗә белән сарык», «Кем нәрсә ярата?», «Васыять», «Өч кыз туган», «Кемгә читенрәк?», «Яратмасаң тыңлама, ялганларга комачаулама» сайлап алынган. Латыш халык әкиятләрен пенсиядәге латыш теле укытучысы, китапның тәрҗемәчесе Александра Андреева барлаган. Җыентык Фәймә Турлай җитәкчелегендә төзелгән. Татар-латыш әкиятләре китабы – 32 битле, юка тышлы, битләре төсле татар бизәкләре һәм иллюстрацияләр белән бизәлгән. Тиражы – 200 данә. Җыентык Рига думасы Мәдәният һәм спорт департаменты финанс ярдәме белән бастырылган.
Ләйсән Файзуллина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев