Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Латвиядә татар һәм латыш телләрендәге әкиятләр тупланган китап басылган

Латвиядәге «Идел» татар җәмгыяте татар һәм латыш әкиятләрен ике телдә туплап бик матур китап бастырып чыгарган. Проект Рига Думасының матди ярдәме белән  тормышка ашырылган. Китапта җиде татар халык әкияте: «Сандугач», «Кем нәрсә ярата», «Кәҗә белән сарык», «Васыять», «Өч кыз туган», «Яратмасаң тыңлама, ялганларга комачаулама», «Кемгә читенрәк?» — һәм җиде латыш халык әкиятен укып була. Татарча һәм латышча. Китап балалар әкиятләргә ясаган рәсемнәр белән бизәлгән. kitap latish
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев