Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Латвиядә татар ашлары көне уздырылган

11 март көнне Латвия башкаласы Рига шәһәрендә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 еллыкка багышлап, татар ашлары көне һәм халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтте. Хатын-кызлар бәйрәмен Латвия татарларының «Идел» җәмгыяте белән «Латвия башкортлары корылтае» берләшмәсе оештырды. Тамаша котлаулар белән башланды. Чарада катнашучы һәрбер кеше үзенең әнисен яки әбисен искә алды, аларның нинди ризык пешергәннәрен сөйләде. «Әни пешергән ризыкларның барысы да тәмле!» - дип, Рәйхан ханым әйтеп куйды. Латвия татарлары бәйрәм уңаеннан концерт та оештырды. Артур төрле телләрдә җырды. Ринат әфәнде «Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне», Минхәят ханым «Сарман» җырын, Рәйхан һәм Гайшә ханымнар «Әниемнең чәчәкләре», «Сонлама кил инде» җырларын башкардылар. Гөлфия Хурамшина, Ригаданы бердәнбер татар теле укытучысы һәм шагыйрә, үз шигырен сөйләде: Бозлар, ак кар агып китә, Күктә кояш елмая. Караңгы төннәр кыскара, Якты көннәр озая. Уяна кышкы йокыдан Нурлы жиһан, табигать, Тагын бер кышны уздырдык, Шунысына канәгать. Тиздән кайтырлар ерактан - Җылы яктан кошкайлар. Йомшак җилләр, жанга рәхәт Алып кайтырлар алар. Чылтыр-чылтыр чыңлап кырда Яңа туган елгалар Җанландырып тирә-юньне Шат җырларын җырларлар. Яфрак ярыр ак каеннар, Ямь керер урманарга! Чәчәк атар кыр гөлләре, Сибелеп болыннарга. Язгы хуш ис һәм саф һава Җир өстенә тарала, Ышаныч туа: төзәлер Йөрәкләрдәге яра.. Хатын-кызлар бәйрәме җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Чара чәй өстәле янында тәмамланды. Анда татар милли ризыкларын авыз итәргә була иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев