Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Латвия татарлары һәм башкортлары Яңа ел башлануын билгеләгән (видео)

Латвия башкаласы Ригадагы милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясендә Латвия татарлары һәм башкортлары Яңа ел башлануын билгеләгәннәр. Бу хакта бәйрәмне оештыручылар - Латвия татарларының "Идел" җәмгыяте һәм "Латвия башкортлары Корылтае" вәкилләре хәбәр итә. Бәйрәмгә Ригада туып үскән, хәзерге вакытта Казанда Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет академия театры солисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Лилиана Газизова да кайткан. Ул якташларына репертуарындагы яңа җырларын башкарган, иҗади планнары белән уртаклашкан. Белешмә: Латвиягә татарлар Бөек Ватан сугышыннан соң килеп туплана башлый. Аларны бирегә Россиянең үзәк төбәкләреннән чакырталар һәм аларга Балтыйк буеннан Себергә сөрелгән крестьяннарның җир биләмәләрен бирәләр. Татар кешеләре шулай ук Латвиянең төрле сәнәгать предприятиеләренә эшкә килгән белгечләр арасында да күп була. Татарлар биредә үз җәмгыятьләрен төзиләр, рәсми рәвештә ул 1988 елда теркәлә. Хәзерге вакытта Латвиядә 3 меңләп татар кешесе яши.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев