Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Латин графикасын кабул иттермәү мәсьәләсендә Минтимер Шәймиевнең зиһене бөтенебезнекеннән дә артык булды" - Р.Батулла

Бүген Казанда Минтимер Шәймиевкә багышланган "Илбашы" китабы чыгу уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә китапның авторы, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла: "Латин графикасын кабул иттермәү мәсьәләсендә Минтимер Шәймиевнең зиһене бөтенебезнекеннән дә артык булды", – дигән фикер җиткерде. Рабит Батулла татар алфавитын латин графикасына күчерү идеясе турындагы хатирәләрнең  "Илбашы" китабына кергәнлеген әйтте.  Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән Минтимер Шәймиев идарә иткән вакытта, татар зыялыларының бер өлеше әлеге идеяне алга сөргән иде, ләкин ул тормышка ашмады. "Латин графикасын кабул иттермәүчеләрнең берсе – Минтимер Шәймиев. Ул Петербургта татар зыялылары белән очрашкач, олы яшьтәге бер абзый аннан “мин 30 нчы елларда латинда тәрбияләнгән, бездә кайчан кабул ителә инде ул” дип сорый. Шәймиевкә җавап бирү кыен була”, – дип бәян итте Рабит Батулла. Китап авторы моңа карата Минтимер Шәймиевнең күзаллавын китерде: “Без латинны кабул иттек ди, ярый, безнең нинди шрифтта язуыбыз Думаның эше түгел, бу вәкаләт Татарстанныкы гына. Вәкаләтне кулланып кабул иттек, ди, тик Татарстанда гына булачак бит ул. Бөтен татарлар, мишәрләр, себердәгеләр кириллицада калачак бит. Тиражлар болай да аз, аннан тагы да кисәбез дә куябыз. Бу татар халкын таркалуга китерер иде". "Шәймиев шулай зирәк уйлый, – ди Рабит Батулла. – Теге абзыйга (Петербургта очраган татар зыялысы – Т.И) да ул шулай дип җавап бирә. Мантыйк бармы? Бар. Әгәр бөтен татарлар өчен булса, ике куллап кабул итәр идек. Ә бары тик Татарстан өчен генә булса, үз-үзебезне бикләп куячакбыз, тиражлар да кимиячәк. Шуңа күрә бу мәсьәләдә, миңа калса, Минтимернең зиһене бөтенебезнекеннән бергә артык”, – дип аңлатты Минтимер Шәймиевнең күзаллавын Рабит Батулла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев