Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кызымны беренче тапкыр кулга алган мизгел әле дә хәтердә" - Гөлназ Рәхмәтулллина (ФОТО)

“Манзара” тапшыруын алып баручы Гөлназ Рәхмәтулллина бала табу йортында кызы белән очрашкан мизгелләрне искә төшерә.

foto

– Бу фото 10 ел элек төшерелгән. Энҗе кызыбызга 5 яшь туган көннәрдә. Инде 15 тулды! 10 сентябрь – кадерле кызыбызның туган көне. Кызымны беренче тапкыр кулга алган мизгел әле дә хәтердә, искә төшерәм дә күзгә яшьләр килә, тамакка төер утыра. Китап кибетеннән алган бер открыткам бар иде. Анда чәчәк тоткан, елмаеп карап торган бер кыз бала фотосы. Шуның кебек бер тәти кыз табасым килә дип хыялландым. Кызымны китерделәр, үз күзләремә үзем ышанмадым: нәкъ теге открыткадагы кызга охшаган Энҗебез! Озын керфекләрен, зур күзләрен тутырып елмаеп карап ята. Кочаклап, бәхетемнән елый-елый Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым. Хәл бер дә юк иде, таулар күчерерлек хәл кереп китте. Коридордан бәбиләрне әниләренә китергәндә төрлесе төрле тавыш белән “ашыйсы килә”, дип елыйлар. Шунда һәр әни үзенекенең тавышын таный бит инде. Энҗе тавышын мин генә түгел, палатадагы башка әниләр дә таный башлады. Чөнки ул нәзек, чәрелдәвек тавыш белән “әни, мин киләм”, – дигән сыман хәбәр итә иде. Шөкер, кызыбыз безнең сөенечебез булып, дәү әти, дәү әниләренә кадерле онык, сеңлесенә акыллы апа булып үсеп җитте.
Сабантуй

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев